Түбән Әлкидә яшәүче улыбыз Насыйбуллин Фәрит Нәсих улы 14 июньдә 50 яшьлеген билгеләп үтә.
Түбән Әлкидә яшәүче улыбыз Насыйбуллин Фәрит Нәсих улы 14 июньдә 50 яшьлеген билгеләп үтә.
Улыбыз, без сине бик яратабыз, чын күңелдән горурланабыз. Чөнки син бик уңган, тырыш кеше, кулыңнан бөтен эш килә. Туганнар өчен өзелеп торасың, гаиләңне кайгыртып яшисең. Синең кебек улыбыз, гаилә башлыгы, туганыбыз булу безнең өчен зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сиңа нык исәнлек, тигезлек, озын гомер телибез.
Хатының, кызың, туганнарың
Гел янәшәдә булсын.
Яратышып яшәгез Сез,
Бәхетең тулып торсын!
Юбилеең котлы булсын!
Сине яратып әниең, җәмәгатең Румия, кызың Алинә, Рузия- Радик, Марсель, Рузалия, Гөлия.
Нет комментариев