Югары Әлки авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Хәйретдинова Фәридә Әхәт кызы 5 декабрьдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Югары Әлки авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Хәйретдинова Фәридә Әхәт кызы 5 декабрьдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Кадерлебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Без бик тә бәхетле. Чөнки янәшәбездә һәрчак терәк булган, безне яратучы, зур хөрмәткә лаек булган әниебез бар. Әни, син безнең өчен иң изге кеше. Шатлыкларыбыз булса иң беренче сиңа йөгерәбез, күңел күгебезне болытлар капласа да, синең наз тулы карашыңны тоеп, җылы матур сүзләреңне ишетүгә бөтен борчулар юкка чыга. Син тормышта олы терәгебез, әтиебезнең тугры гомер юлдашы, оныкларыңның яраткан дәү әнисе. Рәхмәт сиңа барлык яхшылыкларың, акыллы киңәшләрең, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын!
Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Ходай сине саулыктан аермасын. Озын гомер, иман байлыгы телибез сиңа. Киләчәктә дә әтиебез белән пар канатлар булып, игелегебезне күреп, оныклар сөеп, туган көнебезнең якты кояшы булып озын-озак гомер кичерсәң иде.
Иң ихлас теләкләр белән тормыш иптәшең Ринас, улың Женя, кызың Алинә, 4 оныгың, әниең Клара.
Нет комментариев