2 апрель 2014 яңалыклары
-
Март аенда Әлки районда ун бала туган, ун гаилә төзелгән
Әмма шунысы көенечле - 27 райондашыбыз вафат булган, 3 гаилә таркалган. Ел башыннан бирле исә район халкы яңа туган сабыйлар хисабына 44 кешегә арткан, 21 никах теркәлгән, 87 кеше мәңгелеккә күчкән, 9 пар аерылышкан. Чагыштыру өчен: 2013 елның март аенда 14 бала дөньяга килгән, 6 туй булган, 33 кеше үлгән,...
-
1 апрельдән пенсияләр артты
Районыбызда 6394 пенсионер исәпләнә. 5717 кешенең хезмәт пенсияләре 1,017 процентка артып, уртача 8762 сум тәшкил итәчәк. Социаль пенсияләр 1,171 процентка "үсә" (662 кеше) һәм уртача 6900 сумга җитә. Айлык акчалата түләүләр дә үзгәреш кичерә. Аның күләме беренче төркем инвалидларга -2974 сум, икенче төркем инвалидларга -2123 сум, өченче төркем инвалидларга 1700...
-
Базарлы Матактан Каюм ага Фәсахов Сочида үткән Паралимпиада уеннарын күреп кайтты (+9 ФОТО)
Каюм абыйга әлкилеләрнең берсенә дә эләкмәгән бәхет елмайды - ул Сочида үткән Паралимпиада уеннарын күреп кайтты. Районда инвалидлар спортын үстерү буенча актив эшчәнлеген югары бәяләп, республика инвалидлар оешмасы аңа шундый мөмкинлек бүләк итте. …Сочига китәр алдыннан да редакциягә кереп сөенечен уртаклашкан иде ул. Бөтен дөньяны шаккатырган, искиткеч соклану хисләре уяткан...
-
Быелның өч аенда районда өч янгын булды
Утта бер кеше һәлак булды, бер кеше зарар күрде. Янгын ике йортны һәм бер корылманы юк итте, зур матди зыян китерде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда янгыннар саны кимрәк булса да, үлем очраклары артты. Иң зур зыян салган янгын очрагы 25 мартта булды. Базарлы Матакның Көньяк урамында ике фатирлы...
-
Кекусинкай каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләребез сокланырлык уңышларга ирешә
Кекусинкай каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләребез сокланырлык уңышларга ирешә: Балтачта уздырылган ярышларда Хурададан Яков Яганев икенче, Базарлы Матактан Игорь Вассунов өченче урыннарны алдылар. Шунысы игътибарга лаек: Россия беренчелегенә бу ярышларда безнекеләр генә район үзәгеннән булып, башка спортчылар зур шәһәрләрдән - Санкт-Петербург, Новосибирск, Мурманск һәм башка калалардан килгән бит. Үсмерләрне ярышларга тренер...
-
Казан шәһәрендә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турнирында районыбыз егетләре призлы урыннарны алды
Түбән Әлки мәктәбе укучысы Фәнзил Мисалов үз үлчәмендә өченче урынны яулады. Аның тренеры Рәмзис Сәлахов. Ә Иске Тахтала мәктәбе укучылары Артем Садулов - беренче, Максим Иванов өченче призлы урыннарга лаек булдылар (тренерлары Рәмис Вафин һәм Виталий Абасев). фото moldova.sports.md сайтыннан
-
Игенчеләребез бүген язгы кыр эшләренә ныклап торып әзерләнә
Район хуҗалыкларына әлегә 2900 тонна ашлама кайтарылды. Механизаторларыбыз бүген язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы төзекләндерү белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сабан эшләрендә катнашасы техниканың әзерлеген район буенча 95 процентка бәяли. Кайсы хуҗалыкка барып чыксаң да машина-трактор паркында җанлылык тоясың. "КШ-Агро", "Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" отрядында да эшләр...
-
"Әлки хәбәрләре" һәр өйгә көтеп алынган кадерле дус булып килеп керсен, элемтәләребез беркайчан да өзелмәсен иде
Җырдагыча, "дәрткә-хискә бай", ә авыл кешесе өчен эш-мәшәкатьләр белән дә тулы апрель аена аяк бастык. Апрель сезнең белән безнең элемтәләрне яңарту, алдагы айларга дуслык-бергәлек күперләре салу вакыты да әле ул. Ник алаймы? Апрельдән бит вакытлы матбугатка язылу башлана. Бүген газеталарның киләчәге хакында әледән-әле кызу бәхәсләр кубып ала. Телевидение, интернет алга...