Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Игенчеләребез бүген язгы кыр эшләренә ныклап торып әзерләнә

Район хуҗалыкларына әлегә 2900 тонна ашлама кайтарылды. Механизаторларыбыз бүген язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы төзекләндерү белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сабан эшләрендә катнашасы техниканың әзерлеген район буенча 95 процентка бәяли. Кайсы хуҗалыкка барып чыксаң да машина-трактор паркында җанлылык тоясың. "КШ-Агро", "Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" отрядында да эшләр...

Район хуҗалыкларына әлегә 2900 тонна ашлама кайтарылды. Механизаторларыбыз бүген язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы төзекләндерү белән мәшгуль.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сабан эшләрендә катнашасы техниканың әзерлеген район буенча 95 процентка бәяли. Кайсы хуҗалыкка барып чыксаң да машина-трактор паркында җанлылык тоясың. "КШ-Агро", "Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" отрядында да эшләр оешкан төстә алып барыла. Хәзергә биредә механизаторлар мәш килеп җир эшкәртү агрегатларын, дым каплау җиһазларын, чәчү агрегатларын ремонтлый. Отрядның баш инженеры Илгиз Гибадуллин әйтүенчә, 108 тырманы көзеннән үк әзерлек сызыгына куйганнар. Культиваторлар, дискаторлар тулысынча ремонтланып беткән.
Егетләр басуда эш башкарасы тракторларны ремонтлауга да җитди алынганнар. Хуҗалыкның барысы 18 тракторы бар. Шуларның 15 ен ремонтлап бетереп киләләр. Калган өчесенең моторларын төзекләндерәсе калган.
Баш агроном Фәргать Касаев быел яз чәчеләсе культуралар хакында да әйтеп узды. Чәчү мәйданнарының шактыен көнбагыш, силоска кукуруз һәм берьеллык үлән культуралары биләячәк икән. Хуҗалыкның көзеннән чәчеп калдырган 1817 гектар уҗым бодае, 454 гектрада арыш басулары, 1598 гектарда күпьеллык үлән һәм тритикале мәйданнары бар.
-Иртә яздан, билгеле, әлеге культураларга бик нык тәрбия кирәк,-ди Фәргать Касаев. Уҗымнарыбыз кышкы суыкларны исән-имин уздырдылар. Әмма аларны ашламыйча зур уңышка өмет итә алмыйсың. Уҗымнарны тукландырырга җитәрлек 240 тонна ашлама кайтарылды. Бу көннәрдә күпьеллык үлән басуларын беренчел тукландырырга ашламалар кайтуны көтәбез.
Фәргать Шәфигуллин машина-трактор паркында һәр эшкә кулы ятып торган хезмәткәрләрнең берсе. Иптәшләре дә аның хакында: "Андыйлар районыбызда да бармак белән генә санарлык"-диләр. Ул биредә иң кирәкле профессия ияләренең берсе - эретеп ябыштыручы. Армия сафларыннан кайткач шофер да була, "Трудовик" колхозында бригадир булып та эшли. Соңгы 7 ел ул биредә.
-Тиешле шартлар булгач, эшлисе килеп тора,-ди Фәргать.
Мондый уңган хезмәткәрләр булганда язгы чәчүне авырлыкларсыз җиңеп чыгачакларына ышана "Юхмачы" отряды җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев