Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Быелның өч аенда районда өч янгын булды

Утта бер кеше һәлак булды, бер кеше зарар күрде. Янгын ике йортны һәм бер корылманы юк итте, зур матди зыян китерде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда янгыннар саны кимрәк булса да, үлем очраклары артты. Иң зур зыян салган янгын очрагы 25 мартта булды. Базарлы Матакның Көньяк урамында ике фатирлы...

Утта бер кеше һәлак булды, бер кеше зарар күрде. Янгын ике йортны һәм бер корылманы юк итте, зур матди зыян китерде.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда янгыннар саны кимрәк булса да, үлем очраклары артты. Иң зур зыян салган янгын очрагы 25 мартта булды. Базарлы Матакның Көньяк урамында ике фатирлы торак йорт янды. Нәтиҗәдә ике гаилә йорт-җирсез калды. 56 яшьлек ир-ат утта һәлак булды. Беренчел экспертиза янгынның сәбәбе электрүткәргечләрнең кыска ялганышы яисә ут белән саксыз эш итү булуын күрсәтте. Әлеге факт буенча хәзер тикшерү бара.
Ә бит янгын хәвефсезлегенең элементар таләпләрен үтәү дә әлеге фаҗигане булдырмый калыр иде. Ул кагыйдәләрне кабат исегезгә төшерәбез. Кечкенә балаларны, ялгыз картларны һәм инвалидларны үзләрен генә караусыз калдырмагыз. Балаларның шырпы белән уйнавына юл куймагыз. Мичләрне тиз янып китүчән сыеклыклар ярдәмендә кабызмагыз. Яна торган материаллар сакланучы подвалларда, сарайларда, чардакларда тәмәке тартырга һәм ачык ут кулланырга ярамый. Электр челтәренә артык авырлык китермәгез. Электр чыбыклары өстенә обой ябыштырмагыз. Кабызылган телевизорларны, электр җылыткычларын һәм газ приборларын караусыз калдырмагыз. Электр җылыткычлары һәм газ плитәсе өстендә киемнәр киптерү, алкогольне чамасыз куллану һәм урын-җирдә тәмәке тарту бик куркыныч!
фото images.yandex.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев