8 февраль 2023 яңалыклары
-
Әлки районында 11 февральдә “Россия – чаңгы юллары” көне була
11 февральдә “Яшь имәннәр” балалар сәламәтлеген ныгыту лагеренда “Россия – чаңгы юллары” көне уңаеннан кышкы спорт бәйрәме үткәрелә.
-
Әлки районында 12 февральдә «Хәтер көне” узачак
15 февральдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан районның сугышчы-интернационалистлар Советы 12 февральдә «Хәтер көне» үтәчәк.
-
Сәрхүш йөртүчеләр җәзага тартыла
Эчке эшләр министрлыгынң Әлки районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Административ канун бозулар турындагы Россия Федерациясе кануннарының 12.8 нче маддәсенең 1 нче бүлеге (йөртү таныклыгын алдырган килеш исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү) буенча – 4 һәм 12.26 нчы маддәсенең 1 нче бүлеге (йөртүченең вазифаи зат вәкиленең исереклек дәрәҗәсенә медицина тикшеренүе үтү турындагы таләбен үтәмәве) буенча 3 административ беркетмә төзелгән.
-
Любовь Гобәйдуллина грант акчасына балалар ялын оештырган
2022 елның апрелендә район мәдәният йорты филиалының Яңа Әнҗерә клубы Мәдәни башлангычлар президент фондының “Фиксиклар остаханәсе” грантын отты. Аның гомуми суммасы – 399 800 сум.