Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юхиди хәбәр итә

Сәрхүш йөртүчеләр җәзага тартыла

Эчке эшләр министрлыгынң Әлки районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Административ канун бозулар турындагы Россия Федерациясе кануннарының 12.8 нче маддәсенең 1 нче бүлеге (йөртү таныклыгын алдырган килеш исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү) буенча – 4 һәм 12.26 нчы маддәсенең 1 нче бүлеге (йөртүченең вазифаи зат вәкиленең исереклек дәрәҗәсенә медицина тикшеренүе үтү турындагы таләбен үтәмәве) буенча 3 административ беркетмә төзелгән.

 

ЮХИДИның Әлки районы буенча бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Рәмзил Вәлиуллин әлеге беркетмәләрнең Әлки мәхкәмә районы буенча 1 нче мәхкәмә участогы Җәмәгатьчелек хөкемдарына тикшерүгә бирелүен хәбәр итә.

РФ канун бозулар турындагы канунның 12.8 нче маддәсенең 1 нче бүлеге һәм  12.26 нчы маддәсенең 1 нче бүлеге буенча канун бозуларга каралган җәза –  30 мең сум күләмендә администартив штраф  һәм 1,5-2 елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү.

Хәмер эчкән килеш рульдә бару әйләнә-тирәдәгеләрнең гомере өзелүгә һәм сәламәтлегенә зыян салуга китерүе белән зур куркыныч тудыра.

Әлки районы буенча дәүләт автоинспекциясе һәркемгә дә үзеңне һәм әйләнә-тирәдегләрне сакларга, канунны үтәргә һәм исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итмәскә кирәклеген тагын бер кат ассызыклый. Юл хәрәкәтендә катнашучы башкалардан исә сәрхушлек мәсьәләсенә битараф калмаска һәм исерек йөртүчеләр турында полициягә 112 яисә 8 (84346)20102 телефоннары буенча вакытында хәбәр итәргә сорый.

Мәгълүматны районның телеграм-каналына да җибәрергә мөмкин. Ул теләгән һәр кешегә дә, исем-фамилиясен белгертмичә, үзләрен сәер тотучы, исерек яисә юл йөрү кагыйдәләрен тупас рәвештә бозучы йөртүчеләр турында хәбәр итү мөмкинлеге бирүче махсус чат.

Моның өчен Telegram мессенджерының эзләү юлында “Әлки районы дәүләт автоинспекциясе” дигән сүзләрне  язарга кирәк. Инспекторлар рульдә барган сәрхүшләр турындагы хәбәрне алгач, чарасын шундук күрергә һәрвакыт әзер.

Рәмзил Вәлиуллин, ЮХИДИның Әлки районы буенча бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев