Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Любовь Гобәйдуллина грант акчасына балалар ялын оештырган

2022 елның апрелендә район мәдәният йорты филиалының Яңа Әнҗерә клубы Мәдәни башлангычлар президент фондының “Фиксиклар остаханәсе” грантын отты. Аның гомуми суммасы – 399 800 сум.

 

Грант акчасына 13 агач яндырып рәсем ясау җайланмасы, фанера һәм пирография өчен акрил буяулары, сәйлән һәм “Цумами канзаши” дәресләре өчен атлас тасмалар сатып алынган. Шунысы мөһим: ни белән шөгыльләнергә теләүләрен балалар үзләре сайлаган.

Бер ел дәвамында клуб мөдире Любовь Гобәйдуллина грант акчасына балалар ялын оештырган. Түгәрәккә йөрүчеләр республки һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендә дә грамоталар, дипломнар белән бүләкләнгән. Алар кул эшләнмәләрен ярминкә һәм аукционнарда саткан.

Яңа ел каникулында балалар пирография һәм сәйлән үрү белән шөгыльләнгәннәр, түгәрәк көн саен эшләгән. Районның башка авылларында да әлеге түгәрәк эшчәнлеге белән кызыксынганнар. Мәдәни башланычлар президент фонды 1 февральдән грант алуга гаризаларны кабул итә башлады. Әгәр дә кызыклы тәкъдимнәрегез булса, район мәдәният йортына мөрәҗәгать итә аласыз, биредә, һичшиксез, сезгә ярдәм итәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев