12 февраль 2014 яңалыклары
-
“Кызыл Шәрык-Агро” отрядларына яңа уңыш өчен ашлама кайта башлады
"Үзәк Әлки" филиалы өчен минераль ашламаны Ташбилге базасына ташый башладылар. Бирегә барысы 847 тонна минераль ашлама кайтарылачак. Әлеге ашлама белән иртә яздан самолетлар ярдәмендә басуларны тукландырырга исәплиләр. "Көнчыгыш Әлки" һәм Көньяк Әлки" филиалларында да яңа ашлама кабул итүгә складлар әзерләнгән. Тиздән Әлмәт шәһәре тимер юл станциясеннән ашламаны әлеге филиаллар отрядларына...
-
Германиягә – техника сайларга
"Хузангай" кооперативы рәисе Евгений Чугунов Татарстан делегациясе составында Германиягә китте. Ул Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче эре холдинг компанияләре вәкилләре белән бергә Германиядә яңа техника белән танышачак. Хузангайлылар быел бөртек өчен кукуруз үстерә башлыйлар. Евгений Чугунов алманнардан кукуруз игү техникасы сатып алырга ниятли. Ә Германиядән соң ул Франциягә юл тотачак....
-
Ат караклары төрмәдә
Бездә һәм күрше районнарда ат урлау белән кәсеп иткән җинаятьчел төркемгә хөкем карары чыгарылды. Әлеге караклар төркеме районыбызда һәм күрше өч районда шәхси хуҗалыклардан, фермалардан, көтүләрдән ике ел дәвамында ат урлау белән шөгыльләнгәннәр. Алар китергән зыянның күләме 900 мең сумнан артып киткән. Күптән түгел ат каракларына карата суд карары чыгарылды....
-
Ә бездә – күңелле Олимпия уеннары
7 февраль иртәсе. Урамда термометр минус 35 градусны күрсәтә. Балалар мәктәпкә дә бармады бу суыкта. Шулай да кичкырын балалар һәм олылар авыл мәдәният йортына агылды. Битләре суыктан алланган малайлар һәм кызлар "Күңелле Олимпия уеннары"на ашыктылар шулай. Сочида ХХII кышкы Олимпиада ачылуга багышланган бу спорт чарасын мәдәният йорты директоры Алина Садиванкина...
-
Карга мәдәният йортында бәрәңгегә багышланган бик матур кичә узды
Ул бөтен халык яратып башкара торган "Бәрәңге җыры" белән башланып китте. Мәдәният йорты мөдире Гөлчирә Хәсәншина икенче икмәк - бәрәңге тарихы белән таныштырды, кызыклы мәгълүматлар китерде. Хуҗабикәләр кичәгә бәрәңгедән әзерләнгән төрледән-төрле ризыклар алып килделәр. Бәрәңгедән шулкадәр күп ризык пешереп була дип күз алдына да китермәгән идек. Кичәдә бәрәңгегә багышланган җырлар...
-
Пенсия тәэминатына заманча мөнәсәбәт
"Граҗданнарны пенсияләр һәм социаль түләүләр белән тәэмин итүгә кагылышлы барлык дәүләт йөкләмәләрен тулысынча һәм законда күрсәтелгән вакытларда югары сыйфатлы итеп үтәдек. 6405 пенсионерга пособиеләр һәм башка түләүләрне өзлексез җиткереп тордык,"- диде Пенсия фонды идарәсенең отчет җыелышында аның җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина. Пенсия фонды идарәсе яңа елны танымаслык булып үзгәргән, янкорма өстәгәч,...
-
Келәмдә – өметле яшьләр
Сочида ХХII кышкы олимпиада ачылуны көткән көннәрнең берсендә үзебезнең "Алинә" универсаль спорт залында "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте призларына татар-башкорт милли көрәш бәйгесе булып үтте. Анда, район мәктәпләре укучылары, авыл яшьләреннән тыш, Норлат, Чирмешән, Лаеш көрәшчеләре дә көч сынашты. Көне буе дәвам иткән ярышларда 180 көрәшче бил алышты. Районыбыз җыелма командасы бәйгедә...