Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Келәмдә – өметле яшьләр

Сочида ХХII кышкы олимпиада ачылуны көткән көннәрнең берсендә үзебезнең "Алинә" универсаль спорт залында "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте призларына татар-башкорт милли көрәш бәйгесе булып үтте. Анда, район мәктәпләре укучылары, авыл яшьләреннән тыш, Норлат, Чирмешән, Лаеш көрәшчеләре дә көч сынашты. Көне буе дәвам иткән ярышларда 180 көрәшче бил алышты. Районыбыз җыелма командасы бәйгедә...


Сочида ХХII кышкы олимпиада ачылуны көткән көннәрнең берсендә үзебезнең "Алинә" универсаль спорт залында "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте призларына татар-башкорт милли көрәш бәйгесе булып үтте. Анда, район мәктәпләре укучылары, авыл яшьләреннән тыш, Норлат, Чирмешән, Лаеш көрәшчеләре дә көч сынашты. Көне буе дәвам иткән ярышларда 180 көрәшче бил алышты. Районыбыз җыелма командасы бәйгедә җиңү яулады.

Бәйге тантаналы төстә башланып китте. Көрәшчеләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев сәламләде, уңышлар теләде.

Ул арада яшь акробатларыбыз дәртле биюләре белән чыгыш ясадылар, дәртле җырлар яңгырады. Көрәшчеләрне милли ризыгыбыз чәк-чәк белән сыйладылар.

Тантана Түбән Әлки урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Салават Шәриповны тәбрикләү белән дәвам итте. Узган елның август аенда ул, республика командасы составында Чиләбе шәһәрендә путалы көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашып, үз үлчәмендә икенче урынны яулаган. Шушы зур уңышы өчен аңа "Спорт мастерлыгына кандидат" исеме бирелә.

Баш хөкемдар Рәмис Вафин ярыш тәртибе белән таныштыргач, ике келәмдә бил алыш башланды. Көрәш 2000-2004 елгы, 1996-1999 елгы яшьләр, 1992-1995 елгы егетләр (юниорлар) арасында 7-8-3 үлчәү категорияләрендә узды. Көрәш дулкынландыргыч рухта барды, егетләр барысы да зур осталык күрсәтте. Кунакларның да бәйгегә ныклы әзерлек белән килүләре күз алдында иде. Тренерлар үз шәкертләре өчен янып-көеп тордылар. Хөкемдарлар Данис Апаяров, Илмир Шәмсетдинов, Илгизәр Фәттахов көрәшчеләрнең һәр кимчелеген күреп, кисәтүләрен яудырдылар гына.

Батыр калучылар арасында безнең район егетләре аеруча күп булды.


Менә алар - безнең җиңүчеләр

2000-2004 елгылар арасында үз үлчәмнәрендә Данил Зәйдуллин (27 кг., Алпар), Илназ Хәмидуллин (30 кг. Базарлы Матак), Кирилл Родионов (35 кг., Базарлы Матак) җиңүче булды.

1996-1999 елгы яшьләр арасында Салават Мәрдиев (40 кг., Базарлы Матак), Эльвир Хәйруллин (55 кг., Яңа Салман), Марат Сабиров (60 кг., Базарлы Матак), Фидаил Зибәтов (70 кг., Иске Чаллы), Айрат Фәттахов (75 кг., Карга) батыр калды.

1992-1995 елгы егетләр арасында Алмаз Хәмидуллин (80 кг., Базарлы Матак) җиңү яулады.

Мәктәп командалары арасында беренче урынга "Алинә" спорт залы командасы чыкты. Икенче урында - Яңа Салман, өченче - Алпар мәктәпләре көрәшчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев