Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Германиягә – техника сайларга

"Хузангай" кооперативы рәисе Евгений Чугунов Татарстан делегациясе составында Германиягә китте. Ул Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче эре холдинг компанияләре вәкилләре белән бергә Германиядә яңа техника белән танышачак. Хузангайлылар быел бөртек өчен кукуруз үстерә башлыйлар. Евгений Чугунов алманнардан кукуруз игү техникасы сатып алырга ниятли. Ә Германиядән соң ул Франциягә юл тотачак....


"Хузангай" кооперативы рәисе Евгений Чугунов Татарстан делегациясе составында Германиягә китте.

Ул Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче эре холдинг компанияләре вәкилләре белән бергә Германиядә яңа техника белән танышачак. Хузангайлылар быел бөртек өчен кукуруз үстерә башлыйлар. Евгений Чугунов алманнардан кукуруз игү техникасы сатып алырга ниятли. Ә Германиядән соң ул Франциягә юл тотачак. Анда Евгений Михайлович кукурузны киптерү җиһазлары белән танышырга исәпли. Җитәкче ике илдә дә үзенә кирәкле техникага заказ биреп кайтачак.

фото yandex.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев