14 май 2014 яңалыклары
-
7 июньдә - район Сабан туе
Ел буе көтеп алган ямьле милли бәйрәмебез - район Сабан туе 7 июньдә булачак. Һәр елдагыча, Сабан туе табигатьнең бик матур урынында - "Яшь имәннәр" савыктыру лагере янындагы үзәнлектә үткәрелә. Бәйрәм программасы бик бай. Анда традицион Сабан туе ярышлары, спорт бәйгеләре, аттракционнар булачак. Татарча көрәш, ат чабышлары, гер күтәрү, колгага...
-
“Түгәрәк өстәл” була
20 майда "Колос" кинотеатры бинасында район прокуроры һәм эшмәкәрләр катнашында "түгәрәк өстәл" була. Анда эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында сүз барачак. Әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Башлана сәгать 10 да. фото www.zaoclassic.ru сайтыннан
-
Бүген Базарлы Матакның бик күп урамнарында яңа юллар төзелә
Ленин урамының үзәктән балалар бакчасына кадәр өлеше бик начар хәлдә иде. Мәктәпкә баручы балалар, сабыйларын бакчага илтүче әти-әниләр хәзер урам уртасына салынган тигез асфальттан атлый. Биредә әлегә асфальтның бер генә катламы салынган, тиздән икенче каты да түшәләчәк. Күп фатирлы йортлар урнашкан Тынычлык урамында да кызу эш бара. Әлеге йортларның барысы...
-
Быел район мәктәпләренең барысында диярлек курчак театрлары оештырылды
Укучылар үз куллары белән курчаклар ясадылар, аннары үзләре үк "артист" булып, спектакльләр куйдылар, аларны балалар бакчаларында күрсәттеләр. Курчак театрларының район смотры үткәрелеп, анда Югары Колчурино укучылары беренче, Түбән Әлки мәктәбе икенче урынны алдылар. Һәм бу ике коллектив эшләрен "Башка үлчәнеш" ("Другое измерение") дип аталган бөтенроссия фестиваленә тәкъдим иттеләр. Югары Колчурино...
-
Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 6 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә
Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 6 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Җиңү көнен биредә зурлап бәйрәм иткәннәр: Юхмачы авыл китапханәсе хезмәткәрләре, мәдәният йорты үзешчәннәре, урта мәктәп коллективы әдәби-музыкаль композиция һәм концерт күрсәткәннәр. Интернат-йорт директоры Владимир Кузнецов һәр сугыш ветеранына Татарстан һәм Россия Президентларының котлау хатларын тапшырган. Өлкәннәр янына хәтта...
-
Урманнарны уттан саклар чак
Май өчен гадәттән тыш кызу көннәр күзәтелә - температура нормадан 9-10 градуска артык. Шуңа күрә янгын куркынычы да югары. Бу урманнарга да кагыла. Татарстанда урманнарны уттан саклау буенча гаять зур эш башкарыла, нәтиҗәдә соңгы 3 елда бер генә урман янгыны да булмаган. Урманнарны утлы афәттән саклау - һәркайсыбызның бурычы. Хәзер...