Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

7 июньдә - район Сабан туе

Ел буе көтеп алган ямьле милли бәйрәмебез - район Сабан туе 7 июньдә булачак. Һәр елдагыча, Сабан туе табигатьнең бик матур урынында - "Яшь имәннәр" савыктыру лагере янындагы үзәнлектә үткәрелә. Бәйрәм программасы бик бай. Анда традицион Сабан туе ярышлары, спорт бәйгеләре, аттракционнар булачак. Татарча көрәш, ат чабышлары, гер күтәрү, колгага...

Ел буе көтеп алган ямьле милли бәйрәмебез - район Сабан туе 7 июньдә булачак.

Һәр елдагыча, Сабан туе табигатьнең бик матур урынында - "Яшь имәннәр" савыктыру лагере янындагы үзәнлектә үткәрелә. Бәйрәм программасы бик бай. Анда традицион Сабан туе ярышлары, спорт бәйгеләре, аттракционнар булачак. Татарча көрәш, ат чабышлары, гер күтәрү, колгага менү, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык сугышы, су тулы көянтә-чиләк белән узышу - боларның һәркайсы игътибарны җәлеп итә, күп тамашачылар җыя торган мавыктыргыч бәйгеләр. Билгеле, Сабан туе программасында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, үзешчән сәнгать осталары, артистлар чыгышлары да каралган. Бәйрәмгә килгән халыкка сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәт күрсәтәчәк.

Күркәм гадәт буенча, Сабан туена күп күнаклар кайтыр дип көтелә. Милли бәйрәмебезгә җыелып, бергәләп рәхәтләнеп ял итик, күңел ачыйк, хөрмәтле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев