Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 6 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә
Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 6 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Җиңү көнен биредә зурлап бәйрәм иткәннәр: Юхмачы авыл китапханәсе хезмәткәрләре, мәдәният йорты үзешчәннәре, урта мәктәп коллективы әдәби-музыкаль композиция һәм концерт күрсәткәннәр. Интернат-йорт директоры Владимир Кузнецов һәр сугыш ветеранына Татарстан һәм Россия Президентларының котлау хатларын тапшырган. Өлкәннәр янына хәтта...
Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 6 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә.
Җиңү көнен биредә зурлап бәйрәм иткәннәр: Юхмачы авыл китапханәсе хезмәткәрләре, мәдәният йорты үзешчәннәре, урта мәктәп коллективы әдәби-музыкаль композиция һәм концерт күрсәткәннәр. Интернат-йорт директоры Владимир Кузнецов һәр сугыш ветеранына Татарстан һәм Россия Президентларының котлау хатларын тапшырган. Өлкәннәр янына хәтта иң нәни авылдашлары - "Кыңгырау" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да килеп, җырлап, шигырь сөйләп концерт куйганнар. Аннары хуҗалар да, кунаклар да бергәләп чәй эчкәннәр, күчтәнәчләр белән сыйланганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев