15 апрель 2014 яңалыклары
-
16 апрельдән хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек айлыгы башлана
16 апрельдән "Язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм производствода хәвефсезлек таләпләрен үтәү" айлыгы башлана. Ул 23 майга чаклы дәвам итәчәк. фото www.tv21.ru сайтыннан
-
Иске медпунктлар тарихта кала
Районда бүген иң күбе нинди объектлар төзелә дисәң, фельдшер-акушерлык пунктларыдыр, мөгаен. Елның-елында әле теге, әле бу авылда яңа медпункт биналары күтәрелә, күп ФАПларда ремонт эшләре башкарыла. Инде төзүчеләр кулы тимәгән бер генә фельдшерлык пункты да калмый бугай. Район үзәк хастаханәсе баш табибының урынбасары Наталья Петухова белән әңгәмәбез әнә шул хакта....
-
Бүген автомобиль трассаларында йөк машиналары йөрүгә чикләүләр кертелә
Хәзер зур юлларда бер күчәрле транспортка 6 тонна, ике күчәрлегә 5, өч күчәрлегә 4 тоннадан артмаган йөк белән генә йөрергә рөхсәт ителә. Үткән еллардан аермалы буларак, быел яикләүләр тормыш өчен мөһим булган кайбер йөкләр ташучы транспорт чараларына да кагылачак. фото ip217-18.mmsn.ru сйтыннан
-
Алпарда “Карга боткасы” бәйрәме үткәрделәр
Имештер, элек кешеләр җиргә язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар, шуңа каргалар килүгә бәйрәм ясый булганнар. Хәзер бу йола инде онытылып бара диярлек. Ә Алпарда менә шуны яңартырга уйлаганнар. Авыл халкын Кече Чирмешән елгасы буена бәйрәмгә җыеп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Учак ягып пылау пешереп, "карга боткасы" белән...
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе һәм «Каравон» бәйрәмнәрен уздыру турында Указ чыгарды
Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе быел 7,8 июнь көннәрендә - республика районнарында, 12 июньдә- Чаллыда һәм 21 июньдә Казанда узачак. «Каравон» бәйрәме исә 25 май көнне Лаеш районының Никольское бистәсендә үткәреләчәк.
-
Республика хөкемдарлары волейболда ярышты (+ ФОТО)
Районыбызга республика судьялары җыелды. Бу көнне "Алинә" спорт залында республика судлары һәм суд берлеге командалары арасында волейбол буенча дүртенче турнирның финал уеннары булды. Бәйгедә 12 команда көч сынашты. Волейбол ярышларын Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, суд департаментының идарә начальнигы Җәүдәт Сәлихов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачып җибәрде. Милли киемле...