Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Алпарда “Карга боткасы” бәйрәме үткәрделәр

Имештер, элек кешеләр җиргә язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар, шуңа каргалар килүгә бәйрәм ясый булганнар. Хәзер бу йола инде онытылып бара диярлек. Ә Алпарда менә шуны яңартырга уйлаганнар. Авыл халкын Кече Чирмешән елгасы буена бәйрәмгә җыеп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Учак ягып пылау пешереп, "карга боткасы" белән...

Имештер, элек кешеләр җиргә язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар, шуңа каргалар килүгә бәйрәм ясый булганнар.

Хәзер бу йола инде онытылып бара диярлек. Ә Алпарда менә шуны яңартырга уйлаганнар. Авыл халкын Кече Чирмешән елгасы буена бәйрәмгә җыеп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Учак ягып пылау пешереп, "карга боткасы" белән сыйланганнар. Әлеге боткадан авыз иткән кеше һәрвакыт сау-сәламәт булыр, дигән ышанулар яшәгән элек. Бу ышану чынга ашсын, тормышлар мул, еллар имин булсын иде, дип тели авыл халкы. Бәйрәмне авыл клубы мөдире Сәвия Галиуллина оештырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев