Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Республика хөкемдарлары волейболда ярышты (+ ФОТО)

Районыбызга республика судьялары җыелды. Бу көнне "Алинә" спорт залында республика судлары һәм суд берлеге командалары арасында волейбол буенча дүртенче турнирның финал уеннары булды. Бәйгедә 12 команда көч сынашты. Волейбол ярышларын Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, суд департаментының идарә начальнигы Җәүдәт Сәлихов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачып җибәрде. Милли киемле...


Районыбызга республика судьялары җыелды. Бу көнне "Алинә" спорт залында республика судлары һәм суд берлеге командалары арасында волейбол буенча дүртенче турнирның финал уеннары булды. Бәйгедә 12 команда көч сынашты.

Волейбол ярышларын Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, суд департаментының идарә начальнигы Җәүдәт Сәлихов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин ачып җибәрде. Милли киемле кызлар һәр команданы чәк-чәк белән сыйладылар, район үзешчәннәре концерт номерлары күрсәтте.

-Бүген биредә республика күләмендә иң көчле командалар җыелды. Суд командалары арасындагы ярышлар соңгы елларда күркәм традициягә әйләнеп бара. Без волейболда гына түгел, спортның башка төрләрендә дә бик актив катнашабыз. Иң мөһиме -ярышларда катнашу, спортка тартылу,-диде Илгиз Гыйләҗев.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары өч төркемгә бүленеп - "Алинә" спорт залында, балалар иҗат йортында һәм Н.Дәүли исемендәге гимназиядә - көч сынаштылар.

"Кама аръягы" командасы Әлки, Алексеевск, Спас районнары суд хезмәткәрләрен берләштерде. Команда составында бездән район суды рәисе Марс Гарифинов, судья ярдәмчеләре Юлия Егорова һәм Ришат Сибагатуллин, йөртүче Рифат Садыйков уйнадылар. Беренче очрашуда безнекеләр Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы судлары командасына оттырдылар. Ә икенче уенда "Югары суд-2" командасын 2:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Әмма өченче партиядә Казан судларының җыелма командасы безнекеләрдән өстен булуын күрсәтте. Дөрес, "Кама аръягы" командасының казанлыларны җиңәргә мөмкинлеге бар иде.

Хатын-кызлар командалары арасында ярышлар беренче этапта төгәлләнде. Бронза медальне Яр Чаллы һәм Тукай районы судлары гүзәл затлары командасы яулады. Икенче баскычта - Югары судның "Фемида" командасы волейболчылары. Ә җиңүче исеменә Минзәлә командасы лаек булды.

Ир-атлар командалары арасында үз төркемнәрендә беренче һәм икенче урыннарны яулаучылар ярымфинал һәм финал очрашуларына кабат "Алинә"гә җыелдылар. "Югары суд" һәм "Түбән Кама" командалары арасында беренче урын өчен көрәш аеруча киеренке барды. Нәтиҗәдә Югары суд командасы 2:0 исәбе белән җиңеп чыкты һәм бәйгенең төп кубогын яулады. Түбәнкамалылар - икенче. Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы судлары җыелма командасы белән Казан судлары җыелма командасы өченче урынны бүлештеләр.

Шулай ук командаларның җиңүенә зур өлеш керткән волейболчыларны да хөрмәтләделәр. Хатын-кызлар арасында иң яхшы уенчы дип Александра Воронина, иң яхшы "бәйләнеш тудыручы" дип Лилия Мәхмүтова, иң яхшы һөҗүмче дип Надежда Мясникова, "либеро" дип Эльмира Хәбипова танылды.

Ир-атлар арасында иң яхшы уенчы - Александр Никифоров, иң яхшы "бәйләнеш тудыручы" - Василий Шучкин, иң яхшы һөҗүмче - Руслан Усманов, "блокирующий" - Константин Плюшкин, "либеро"- Рамил Галиуллин.

Бәйгене ябу тантанасында республика югары суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте һәм район җитәкчелегенә рәхмәтен юллады. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исә судьяларның тамашачыларга матур һәм мавыктыргыч волейбол уены бүләк итүләрен билгеләп үтте, командаларга профессиональ эшчәнлекләрендә дә, спортта да уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев