18 июль 2026 яңалыклары
-
Татарстан среди регионов России по созданию образовательных кластеров – в числе лидеров
2026 ел башына «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проектында Россиянең 79 төбәге катнашкан. Бу 300дән артык белем бирү-җитештерү кластерлары. Хәзерге вакытта Татарстанда 22 кластер булдырылган. Бу турыда республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
ЮХИДИнең Әлки бүлекчәсе хезмәткәрләре исерек машина йөртүчене туктатты
Районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Алексеевск-Югары Колок юлының 48 нче чакрымында рулендә 1993 елгы йөртүче булган «УАЗ» машинасын туктата һәм әлеге ир-атның да машина белән исерек килеш идарә итүен ачыклый.
-
Сиктерме авылында Уяв бәйрәмендә ат спорты буенча ярышлар узды
Төп мәйданда бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлануга, янәшәдәге ипподромда ат чабышлары башланып китте. Ярышларда бары тик юртаклар катнашты. Бу – кечкенә тарантаска җигелгән атлар дигән сүз.
-
Россия халыкларының традицион мәдәнияте фестивале Әлки җирендә зур колач белән узды
Язгы кыр эшләре артта калгач, табигать җәйге җылылыгын юмарт бүләк иткәндә һәм кырлар яшел келәмгә төренгәндә, гадәттәгечә, борынгы чуаш бәйрәме – Уяв уза. Моны раслап, 11 июльдә кунакчыл Сиктермә аланында төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре, безнең күпмилләтле илебез белән дан тоткан бердәмлек бизәген тудырып, бер-берсенә үрелде.