Россия халыкларының традицион мәдәнияте фестивале Әлки җирендә зур колач белән узды
Язгы кыр эшләре артта калгач, табигать җәйге җылылыгын юмарт бүләк иткәндә һәм кырлар яшел келәмгә төренгәндә, гадәттәгечә, борынгы чуаш бәйрәме – Уяв уза. Моны раслап, 11 июльдә кунакчыл Сиктермә аланында төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре, безнең күпмилләтле илебез белән дан тоткан бердәмлек бизәген тудырып, бер-берсенә үрелде.
Быелгы Уяв кунакларны зур илебезнең барлык почмакларыннан җыйды, шулай ул үзенең Россия халыкларының традицион мәдәнияте фестивале булуын ачык раслады. Иҗади төркемнәр һәм кунаклар бирегә Калининградтан алып, Ерак Көнчыгышка кадәр – 78 төбәктән агылды. Республикабызның барлык районнары вәкилләре дә читтә калмады. Аларның һәрберсе бәйрәмгә үз җырларын һәм биюләрен, гореф-гадәтләрен һәм осталыгын алып килде. Бу – күп милләтле дәүләтебезнең көче бердәмлектә һәм бер-беребезгә хөрмәттә булуын тануның ачык мисалы иде.
Бәйрәмнең мактаулы кунаклары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм КПРФ үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов булды. Кунакларны Әлки җирендә халкыбызның борынгы гадәте буенча, тынычлык, иминлек һәм хөрмәт билгесе – ипи-тоз белән каршы алдылар. Шулай ук милли тәм-томнар, татлы тормышны раслаучы – кетердәп торган татар чәкчәге, көч һәм гайрәт бүләк итүче чуаш эчемлеге – сыра белән дә мулдан сыйладылар.
Берничә мең кешелек мәйдан каршында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда җөмһүриятебездә яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт белән каралуын, аларның мәдәни мирасын саклауга аерым игътибар бирелүен ассызыклады. Уяв – чуаш халкы мәдәниятенең байлыгын һәм нечкәлекләрен чагылдыручы якты һәм үзенчәлекле вакыйга.
–Сезне кунакчыл Әлки җирендә уза торган Уяв бәйрәмендә сәламлим. Без ел саен чуаш халкының бу мөһим традицион мәдәнияте бәйрәмен төрле районнарда билгеләп үтәбез. Бүгенге республикакүләм Уяв Чирмешән районының Чирмешән авылында уза. Барлык катнашучылар исеменнән сезне бәйрәм белән котлыйм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм, – дип билгеләде республика Рәисе.
Геннадий Зюгановка мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Нургали улы:
–Сезнең катнашуыгыз һәм бәйрәмгә ярдәмегез илнең хезмәт, намус эше, дан, батырлык һәм каһарманлык кебек мөһим юнәлешләрдә бердәмлеген күрсәтә. Халыкларның туганнарча дуслыгы – дәүләт тотрыклылыгы һәм көченең нигезе, –диде.
Республика башлыгы бу вакыйганың Россия халыклары бердәмлеге һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында аерым мәгънәгә ия булуын ассызыклады. “Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбызның тотрыклылыгын ныгытуга өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәтемне белдерәм, – диде ул.
Җылы рәхмәт сүзләре бәйрәмнең юмарт иганәчесе – “Звениговский” халык предприятиеләре берләшмәсе җитәкчесе, якташыбыз – сиктермәле Иван Казанковка да юнәлтелде.
–Бу – уникаль кеше. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Әлки ягы сизелерлек үзгәрде. Ул кече ватанына, үз милләтенә һәм мәдәниятенә чын мәхәббәт үрнәге булып тора, – дип, аерым билгеләп үтте республика Рәисе.
Чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов күп кенә дәүләт бүләкләре дә тапшырды. КПРФ үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов Татарстан Республикасы белән күпьеллык уңышлы хезмәттәшлеге өчен “Дуслык” орденына лаек булды.
Җавап сүзендә КПРФ лидеры:
– Халыклар дуслыгы һәм туганнарча бердәмлеге – рус дөньясының төп кыйммәте. Без халыкларны берләштердек, шул ук вакытта бер генә телне, динне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтне дә бозмадык. Биредә, Татарстанның бәрәкәтле җирендә, без бәхетле туганлык һәм дуслыкны тоябыз, алардан башка хезмәттә уңышлар, сугышта җиңүләр дә мөмкин түгел. Рөстәм Нургали улы белән без озак вакытлардан бирле дус. Аны бик сәләтле кеше дип саныйм, ул, Татарстан Республикасын үстерү һәм илнең чәчәк атуына зур өлеш кертү өчен, барысын да эшли, – диде.
Район башлыгы Александр Никошин Татарстан җитәкчелегенә, районга даими ярдәм күрсәтүләре, әһәмиятле проектларны һәм программаларны тормышка ашырулары өчен, рәхмәт белдерде.
– Уяв бәйрәме милли гореф-гадәтләрне саклау үрнәге булып тора һәм мәдәниятләрнең бер-берсенә йогынты ясап, тулылануына ярдәм итә. Барлык әлкилеләр исеменнән мин, илебезнең төрле почмакларыннан килгән кунакларны, туганнарны һәм дусларны чын күңелдән сәламлим, – диде ул.
Рәсми өлеш тәмамлангач, кунаклар халык йолалары дөньясы буенча чын сәяхәткә юнәлделәр. Төрле милләт һөнәрләренә багышланган бәйрәм мәйданчыклары осталарның якты төсләре һәм иҗадилыгы белән каршы алды аларны. Килүчеләр өчен милли йолалар һәм уеннар белән сәхнәләштерелгән тамашалар оештырылды, һәркем кулланма иҗат буенча мастер-классларда үз көчен сынап карый алды, ә декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсендә халык җаны чагылган уникаль хезмәтләрне күрде.
Уяв-2026: халык авыз иҗатыннан башлап, аттракционнарга кадәр һәркемнең зәвыгына туры килерлек бәйрәм
Бу көнне бөтен җирдә күңелгә үтеп керердәй халык җырлары да, дәртле заманча көйләр дә яңгырады, ә бизәкләргә бай, матур итеп чигелгән милли костюмнар, нәкышле баш киемнәре һәм оста чигү үрнәкләре, тарих битләрен айкап, бәйрәм манзарасын тулыландырды, кабатланмас миллилек һәм мохит тудырды.
Бәйрәмнең иң якты мизгелләреннән берсе – Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган чуаш сылулары катнашындагы “Уяв Пики” конкурсы булды. Кызлар матурлык һәм гүзәллектә генә түгел, ә сәләтлелектә дә ярышты, халык традицияләрен белүләрен һәм иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте.
Бәйрәм үзәгендә “Сувар” кирмәне – гасырлар тирәнлегеннән күчереп алынган сак манаралары булган иң гүзәл крепость балкып торды. Бу урын, истәлеккә фотога төшү һәм хозурланып йөрү өчен, менә дигән мәйданга әверелде. Кунаклар крепость диварлары буйлап рәхәтләнеп йөрделәр, үткәннең кабатланмас мохитенә чумдылар.
Ачык һавадагы уникаль мәдәни-күңел ачу комплексы күпсанлы кунакларга совет чорының бөек казанышлары диңгезендә йөзәргә дә мөмкинлек бирде. Биредә безнең бөек Ватаныбызның иң яхшы техникалары күрсәтелде. Экспозиция үткәнне сагынып искә алган өлкән буын вәкилләрендә дә, илнең техник үсеше тарихы белән беренче тапкыр танышкан яшьләрдә дә чын кызыксыну уятты.
Бәйрәмнең кызыклы почмаклары – этномузей һәм зоопарк иде. Музейда кунаклар ата-бабалар тормышы, борынгы әйберләр һәм халык һөнәрләре белән таныштылар. Ә зоопаркта хайваннарны караудан балалар да, олылар да бик күп уңай хисләр кичерде.
Бәйрәм сәяхәтләр һәм күргәзмәләр белән генә чикләнмәде. Кунаклар өчен аттракционнар, җәяүлеләр сукмаклары, балык тоту буалары, кояшта кызыну мәйданчыклары эшләде, шулай ук катамараннар һәм велосипедларда йөрү мөмкинлеге дә бар иде. Һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алды.
Сиктермәдәге “Уяв-2026” чын бердәмлек бәйрәменә әверелде. Анда тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм заманча күңел ачулар бергә үрелеп, кунакларга онытылмас якты тәэсирләр бүләк итте.
“Без бергә!”
Чуаш милли бәйрәмен – Уявны билгеләп үтү кысаларында Сиктермә авылында махсус хәрби операциядәге сугышчыларга, шулай ук Донбасс халкына гуманитар ярдәмгә багышланган аерым күргәзмә оештырылды. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ коммунистлар партиясе лидеры Геннадий Зюганов карады.
Биредә фотолар, хатлар һәм сугышчыларның шәхси әйберләре арасында корал үрнәкләре, элемтә чаралары, тактик кирәк-яраклар һәм хәтта алгы сызыктан алып кайтылган трофейлар да урын алган. Һәр экспонат – безнең сугышчыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы шаһиты.
Бүгенге көндә районда яшәүче ил вакыйгаларына битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән махсус хәрби операциягә 300 тоннадан артык гуманитар йөк җыеп озатылды. Бу алгы сызыкта бик кирәкле бар әйберләр: азык-төлек, җылы кием-салым, дарулар, төзелеш материаллары, яшеренү челтәрләре, окоп шәмнәре.
– Бу күргәзмә – гади экспозиция генә түгел, – дип билгеләде оештыручылар. – Ул – бүген корал тотып Ватанны яклаучы якташларыбыз белән тере элемтә һәм тылда үз хезмәте белән Җиңүне һәр көн якынайтучыларга ихтирам күрсәтү дә.
Рөстәм Миңнеханов әлкилеләрнең уртак эшкә керткән өлешен югары бәяләде, район халкының фидакарьлеге һәм игелекле булуы өчен рәхмәтен белдерде.
Әлкилеләргә
югары бүләкләр
һәм исемнәр
Уяв бәйрәме кысаларында тантаналы бүләкләү чарасы да узды. Хәрбиләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, педагоглар һәм күп балалы аналар лаеклы рәвештә түргә чакырылды. Район һәм бөтен республика үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә югары бәя бирелде.
Дәүләт һәм республика бүләкләрен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
- Олег Сизов – разведка ротасы командиры, гвардия өлкән лейтенанты – махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде.
- Ирина Краснова – биш бала анасы, “Хузангай” җәмгыяте хезмәткәре – балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытуга зур өлеш керткәне өчен, “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләнде.
- Светлана Пильщикова –“Хузангай” җәмгыяте сыер савучысы – терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен, “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” мактаулы исеменә лаек булды.
- Фәния Зәйдуллина – Чуаш Кичүе урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы – мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” мактаулы исемен алды.
Татарстан Республикасы Рәисе карары белән Рәхмәт игълан ителде:
- Марина Чернова – “Хузангай” җәмгыятенең үсемлекчелек тармагы төрле эш башкаручысы – күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен;
- Алексей Шувалов – Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең район бүлеге җитәкчесе – күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев