Сайлау көнендә Айнур Сибагатов һәм Гөлназ Бәдретдинова мөнәсәбәтләре теркәлде
Яңалыклар

Сайлау көнендә Айнур Сибагатов һәм Гөлназ Бәдретдинова мөнәсәбәтләре теркәлде

Бүгенге сайлау көнендә ЗАГСның район бүлегендә Айнур Сибагатов һәм Гөлназ Бәдретдинова мөнәсәбәтләрен теркәде.

Айнур Рәфгать улы үзе Спас районыннан булса, кәләш – якташыбыз, ул – Яңа Чаллы авылы кызы. Кияү язылышуны биредә үткәрүне тәкъдим итеп, булачак ярына шулай бүләк әзерләгән. 

Сайлау көнендә Айнур Сибагатов һәм Гөлназ Бәдретдинова мөнәсәбәтләре теркәлде

Гаилә өчен үтә мөһим вакыйганың дәүләт өчен дә әһәмиятле көндә үтүен Айнур болай диде:

–       Язылышу датасын билгеләгәндә, без 18 сентябрьдә сайлаулар узачагына игътибар итмәгән идек, соңыннан бу хакта белгәч, шатландык, димәк, бәхетле көнебез тагын да исәтәлеклерәк, тантаналырак үтәчәк дигән сүз ул. Насыйп итеп, нарасыйларыбыз да тугач, аларны үстергәндә: “Без РФ Дәүләт Думасына депутатларны сайлаганда язылыштык”, – дип, искә алырбыз. Ул  ул-кызларыбызны дәүләт вакыйгаларында катнашырлык итеп тәрбияләргә ярдәм итәчәк, дип уйлыйм.

Яңа язылышкан парлар депутат кандидатын, партияне Болгар шәһәрендә саялаячакларын әйтте

 “Гаилә башлыгы буларак, ул мөһим гражданлык бурычын үтәргә Гөлназны үз ягыма алып китәм”, – дип аңлатты бу хакта Айнур.

Кияү сөйгәне белән ничек танышулары турында да сөйләп узды: “Мин үзем Казанның самолетлар җыю заводында җитәкче урынбасары булып эшлим, Гөлназ да шунда электромонтажчы вазифасын үти. Әмма мин аны урамда ял итеп йөргәндә күреп алдым һәм янына килеп: “Сезнең белән танышырга ярыймы?” – дип сорадым, ул каршы кимәде. 6 айлап очраштык һәм тәкъдим дә ясадым”.

Айнур:

–       Безнең язылышкан көнебез сайлауларга туры килгән икән, минем депутатлыкка кандидатлар кебек: “Бүгенге мәхәббәтебезне гомер буена 100 процент сакларбыз”, – дип вәгъдә бирергә телим һәм моны үтәү өчен исә үзем бар көчемне куячакмын, – дип тә өстәде.

Без дә яшьләрне чын күңелебездән котлап, аларга 25, 50 һәм аннан соңгы түгәрәк даталарны билгеләргә ЗАГСның район бүлегенә зур гаиләләре белән килергә насыйп итсен, дип теләп калабыз.


Нет комментариев