Сайлауда катнашу – үз фикереңне белдерү ул
Яңалыклар

Сайлауда катнашу – үз фикереңне белдерү ул

Базарлы Матакта яшәүче Илмир Галәветдинов һәм Сирин Мөхәммәткәримова сайлауларга нәни кызлары Айгөлне дә алып килгән.

–       Гражданлык бурычын яшьтән үк үтәргә кирәклеген белеп, аңлап үссен, – диде гаилә башлыгы кызчыкларын да үзләре белән ияртүләрен аңлатып.

Илмир районның ашлык элеваторында киптерүче булып эшли икән. Ул сайлауларда даими катнашуы, якты, бәхетле киләчәк өчен үз тавышын бирүе турында сөйләде.

Сирин Салман төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта:

–        Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә үз өлешемне кертүгә 25 ел булды. Без малай-кызларны туган җирне, илебезне яратырга өйрәтәбез. Һәм алар ватанпәрвәр булып үсәләр дә, моңа шатланабыз, горурланыбыз, – диде.  

Шулай ук ул: “Бүген илебездә бик җаваплы көн, сайлауда тавышыбызны биреп, шулай үз фикеребезне белдерәбез”, – диде һәм: “Без илебездә тынычлык булсын”, – дигән уйлар белән янабыз дип, теләкләрен дә җиткерде.


Нет комментариев