Сиктерме авылында Уяв бәйрәмендә ат спорты буенча ярышлар узды
Төп мәйданда бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлануга, янәшәдәге ипподромда ат чабышлары башланып китте. Ярышларда бары тик юртаклар катнашты. Бу – кечкенә тарантаска җигелгән атлар дигән сүз.
Әлки җирендә ат ярышлары бу кадәр зур дәрәҗәдә үткәрелгәне юк иде әле. Үзегез күз алдына китерегез: төрле призларга тугыз чабыш үткәрелеп, анда 57 юртак катнашты.
“Хузангай” җәмгыятенең Орлов токымлы атлар үрчетү фермасы җитәкчесе Марат Гобәйдуллин үзендә тәрбияләнә торган маллар белән төрле зур бәйгеләрдә еш катнаша. Ул: “Чабышта шулкадәр күп юртаклар катнашуын Россия күләмендә үткәрелгән ярышларда гына күрергә мөмкин”, - диде.
Бәйгенең дәрәҗәсе бик зур иде. Биредә без Татарстанның Чистай, Алексеевск, Әлмәт, Спас, Актаныш, Мөслим, Аксубай, Яңа Чишмә районнарындагы иң җитез атлардан тыш, Башкортстан Республикасы, Самара өлкәсе юртакларын да күрдек. Ә Әлки районыннан бу чарага Орлов токымлы 28 ат әзерләнгән иде.
Бу көнне Чирмешән районында да Республика Уявы узды. Анда да атлар ярышы оештырылды. Токымлы маллар тәрбияләүчеләр нәкъ бездәге чарага килергә булганнар. Моның сәбәбе бер – биредә бәйгеләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кубогына үткәрелде. Шулай ук чабышлар Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе җитәкчесе Геннадий Зюганов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Әлки районы башлыгы Александр Никошин һәм “Звениговский” җәмгыяте җитәкчесе Иван Казанков Кубокларына һәм башка призларга уздырылды.
Ярышчыларны Казан ипподромыннан килгән дүрт хөкемдар бәяләде. Ә атларның сәламәтлеген, торышын, чиплары буенча нәкъ шул малның ярышка чыгачагын Камил Хәйруллин җитәкчелегендәге район ветеринария берләшмәсе белгечләре күзәттеләр.
Бәйгене бик күп халык тамаша кылды. Аларның саны дүрт-биш мең тирәсендә иде. Ярышны, бик җанлы итеп, Татарстан Республикасының физик тәрбия һәм спорт буенча атказанган хезмәткәре Рифкать Сәгъдиев алып барды.
Менә оештыручылар, беренче чабыш башлануы хакында белдереп, кыңгырау какты. Бәйрәмнең тәүге ярышлары Әлки районы башлыгы Александр Никошин кубогына дип игълан ителде. Биредә “Хузангай” җәмгыятендә тәрбияләнүче ике яшьлек Орлов токымлы сигез ат катнашты.
Рифкать Габбасович атларның исемнәре, нинди бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулавы, идарә итүчеләре белән таныштырып чыкты. Яшь малкайлар 1600 метрга чаптылар. Алар беренче әйләнештә җил тизлеге белән бер төркем булып халык яныннан үттеләр. Аннан дистанция дәвамында иң җитезләр алга чыга башлады. Беренче булып финишка Камелия кушаматлы аты белән Дамир Сисенов килде. Аның артыннан ук берничә секунд аерма белән без Бимба кушаматлы малкае белән Людмила Ензаева һәм Жандармы белән Анастасия Смолякның җиңү яулавын күрдек.
КПРФ лидеры Геннадий Зюганов кубогына өч яшьлек тугыз ат стартка бастырылды. Биредә дә “Хузангай” җәмгыяте атлары гына катнашты. Монысында Иван Ямщиков Марлензюг кушаматлы атында зур аерма белән беренче килде. Икенче һәм өченче урыннарны Олег Иванов (Балладасы белән), Дамир Сисенов (Камелия) бүлештеләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кубогы бәйгесендә төрле регионнардан китерелгән юртаклар ярышты. Анда стартка алты экипаж басты. Болары, 2400 метр араны узып, үзләре арасында җиңүчеләрне билгеләргә тиешләр иде.
Татарстан Рәисе кубогын Спас районында Валентин Исаков хуҗалыгында тәрбияләнүче Занос кушаматлы юртак җайдагы Рафик Сафин бик лаеклы рәвештә яулады.
Финишка икенче булып Монте Кристосы белән – Олег Иванов (“Хузангай”), өченче – Әлмәттән Саров кушаматлы аты белән Илнур Әхмәтов килделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кубогы җиңүчеләре:
1) Динар Галиев (Азнакай районы, Квадрат кушаматлы юртак);
2) Илнур Әхмәтов (Әлмәттән, Федерал);
3) Рафик Сафин (Спас, Шелби Лок).
“Звениговский” хуҗалыгы призына җиңүчеләр:
1) Илнур Ярмөхәммәтов (Аксубай районы, Принц Манила);
2) Сергей Брагин (Чистай районы, “Актай” агрофирмасы, Соланж);
3) Софья Фәйзетдинова (Аксубай районы, бертуган Сергей һәм Юрий Федоровлар хуҗалыгыннан, Примадонна).
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кубогына:
1) Денис Паршиков (“Хузангай” хуҗалыгы, Сабина);
2) Фазыел Вәлиев (Мөслим районы, Рафаэль Юнысов хуҗалыгыннан, Ликбез);
3) Степан Әлкиев (“Хузангай” хуҗалыгы, Беби).
Иван Казанков кубогына:
1) Олег Иванов (“Хузангай” хуҗалыгы, Славия);
2) Александр Борисов (Спас районы, Бодрая);
3) Павел Самарин (“Хузангай” хуҗалыгы, Берега Дуная).
“Хузангай” җәмгыяте призына:
1) Денис Ахияров (Актаныш районы, Сапфира Ян);
2) Таһир Мөхәммәтов (Мөслим районы, Фазыел Вәлиев хуҗалыгы, Покер Фейс);
3) Олег Иванов, (Әлки районы Марат Гобәйдуллин хуҗалыгыннан, Лавра).
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәте Призына:
1) Дамир Сисенов (“Хузангай”, Камелия);
2) Анастасия Смоляк (“Хузангай”, Буцефал);
3) Олег Иванов (“Хузангай”, Баллада).
Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләргә призларны КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, “Звениговский” җәмгыяте җитәкчесе Иван Казанков һәм Әлки авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев тапшырдылар.
Призлы урыннар алмаучыларга да, атлар чабышында катнашып, халыкка матур мизгелләр бүләк иткәннәре өчен, бүләкләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев