20 февраль 2016 яңалыклары
-
Хыяллары тормышка ашты
Иске Әнҗерә мәктәбенә якташлары, "Татэнерго" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов чаңгылар, тимераяклар һәм башка спорт кирәк-яраклары бүләк итте. Бүләкләрне, якташыбыз соравы буенча, әлеге мәктәпнең элекке укучысы, район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин тапшырды. Әле яңарак кына Иске Әнҗерә авылында булган халык җыенында мәктәп директоры Рәмзия Газизова: -Укучыларыбыз мәктәптә чаңгылар...
-
Өлкәннәрнең саулыгын тикшерделәр
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә район үзәк хастаханәсе стоматологы И.И. Габидуллин һәм отолоринголог О.В.Лычникова медицина тикшерүе үткәрделәр. Әлеге мөһим эшне оештыруда баш табиб С.В.Одушкина да зур ярдәм күрсәтте. Ә Югары Кәчи авылыннан А.В. Миндрюкова җитәкчелегендәге "Шанграв" үзешчән сәнгать коллективы интернатта күңелле һәм кызыклы концерт куйдылар. Алар йөри алмаган, урында...
-
Кызларыбыз бүләк алып кайтты
Татар теле буенча республика олимпиадасында өч кызыбыз призлы урыннар алдылар. Болар - Базарлы Матак урта мәктәбенең сигезенче сыйныфыннан Миләүшә Галләмова һәм тугызынчы сыйныфтан Ләйсән Гарипова (укытучылары Вилә Хафизова), Чуаш Кичүе мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Алсинә Ганиева (укытучысы Радия Хөсәенова).