Өлкәннәрнең саулыгын тикшерделәр
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә район үзәк хастаханәсе стоматологы И.И. Габидуллин һәм отолоринголог О.В.Лычникова медицина тикшерүе үткәрделәр. Әлеге мөһим эшне оештыруда баш табиб С.В.Одушкина да зур ярдәм күрсәтте. Ә Югары Кәчи авылыннан А.В. Миндрюкова җитәкчелегендәге "Шанграв" үзешчән сәнгать коллективы интернатта күңелле һәм кызыклы концерт куйдылар. Алар йөри алмаган, урында...
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә район үзәк хастаханәсе стоматологы И.И. Габидуллин һәм отолоринголог О.В.Лычникова медицина тикшерүе үткәрделәр.
Әлеге мөһим эшне оештыруда баш табиб С.В.Одушкина да зур ярдәм күрсәтте.
Ә Югары Кәчи авылыннан А.В. Миндрюкова җитәкчелегендәге "Шанграв" үзешчән сәнгать коллективы интернатта күңелле һәм кызыклы концерт куйдылар. Алар йөри алмаган, урында яткан әбиләр һәм бабайлар өчен дә алар теләгән җырларны башкардылар. Кунаклар алып килгән тәмле күчтәнәчләр белән өлкәннәр рәхәтләнеп чәй эчтеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев