Хыяллары тормышка ашты
Иске Әнҗерә мәктәбенә якташлары, "Татэнерго" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов чаңгылар, тимераяклар һәм башка спорт кирәк-яраклары бүләк итте. Бүләкләрне, якташыбыз соравы буенча, әлеге мәктәпнең элекке укучысы, район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин тапшырды. Әле яңарак кына Иске Әнҗерә авылында булган халык җыенында мәктәп директоры Рәмзия Газизова: -Укучыларыбыз мәктәптә чаңгылар...
Иске Әнҗерә мәктәбенә якташлары, "Татэнерго" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов чаңгылар, тимераяклар һәм башка спорт кирәк-яраклары бүләк итте. Бүләкләрне, якташыбыз соравы буенча, әлеге мәктәпнең элекке укучысы, район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин тапшырды.
Әле яңарак кына Иске Әнҗерә авылында булган халык җыенында мәктәп директоры Рәмзия Газизова:
-Укучыларыбыз мәктәптә чаңгылар булмаганнан бик аптырыйлар. Үзебезнең дә балаларны матур кышкы көннәрдә чаңгыда йөртәсебез бик килә,-дигән иде.
Әлеге җыенда чаңгылар сорап якташлары Азат Мәҗитовка мөрәҗәгать итеп караргамы әллә дигән фикер дә яңгырады. Болай да авылга хәйран булышып торган кешегә янә гозер җиткерергә кыенсыналар да бугай. Шулай да Рәмзия Газизова Азат Илгиз улының телефон номерын җыеп үз проблемаларын әйтә. Якташлары исә шунда ук Тәлгать Сафин белән элемтәгә керә һәм мәктәпнең нинди спорт җиһазларына ихтыяҗ кичерүен тәгаенләргә сорый.
Шулай итеп, озын исемлек буенча Тәлгать Сәхип улы Казаннан бик күп спорт товарлары алып кайта. Билгеле, бар чыгымнарны Азат Илгиз улы үз өстенә ала.
Әлеге спорт җиһазларын тантаналы тапшыру мәктәпнең спорт залында узды. Бүләкләр залдагы озын өстәлгә урнаштырылган. Биредә ни генә юк: ботинкалары белән 10 пар пластик чаңгы, кызлар һәм малайлар өчен 10 пар тимераяк, ике командага җитәрлек хоккей кәшәкәләре һәм баш киемнәре (шлемнар), бадминтон җиһазлары.
Тәлгать Сафин бүләкләрне тапшырганда укучыларга мөрәҗәгать итеп:
-Быелдан чаңгы ярышларында Иске Әнҗерәдән дә җиңүчеләрне күрә башларбыз дип ышанам. Ә Азат абыегыз Мәҗитов сезгә туган җиргә тугры ул-кызлар булып үсегез дигән теләген җиткерде,-диде.
-Без шундый якташыбыз булуга бик горурланабыз, укучыларга аны үрнәк итеп куябыз. Азат Илгизовичка рәхмәтебезне укуда әйбәт нәтиҗәләргә ирешү белән белдерергә тырышырбыз,-диде мәктәп директоры Рәмзия Газизова.
Физик тәрбия укытучысы Дамир Хәйруллин шатлыгын уртаклашып:
-Безнең мәктәптә бит соңгы 30 елда бер пар чаңгы да алынмаган иде,-диде. -Берьюлы шулкадәр чаңгы-тимераяклар күрү хыялыбызда гына булды. Бүгеннән башлап безнең физкультура сәгатьләре дә, дәрестән соңгы чаралар да кышкы табигать кочагында узар.
Алтынчы сыйныф укучысы Гөлия Мәхмүтова мәктәптә белем алучы 29 бала исеменнән Азат абыйларына рәхмәт әйтте, әлеге бүләкләрне рәхәтләнеп файдаланырбыз, кадерләп сакларбыз, дип тә ышандырды.
Балалар җырлап-биеп тә алдылар. Аларга җыр белән авыл китапханәчесе Миләүшә Мәхмүтова кушылды. Әлеге чара шулай бәйрәм төсен алды.
Бер уңайдан без Иске Әнҗерә мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда да булдык. Андагы кызыклы экспонатлар белән тарих укытучысы Сәлим … таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев