Александр Никошин: «Үзара салымны тизрәк тапшырыйк»
Республикада үзара салым системасы кертелгәнгә быел 10 ел. Яңарак кына авылларда барган җыеннарда җирлек башлыклары узган елда халыктан җыелган үзара салымга нинди эшләр башкарылуы турында хисап тоталар. Һәр җирлектә, һәр авылда бу акчага ел дәвамында күп төрле эшләр башкарылган.