Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмаз Нуруллин Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә яңа нәшир ителгән китабын алып килде

Шигъри җанлы Алмаз Нуруллин Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә “Күңелемнән чыккан хисләр” дип исемләнгән яңа нәшир ителгән китабын алып килде.

 Алмаз Илһам улы Иске Әнҗәрә авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач армиягә китә. Нәкъ шунда ул беренче шигырьләрен яза башлый.  Балачакта әтисе Илһам ага, аңа гел Һади Такташ шигырьләрен сөйли торган булган.  Алмаз Нуруллин бәлки,  миңа шигырьләр язырга Һади Такташ шигърияте этәргеч биргәндер,ди.
Аның беренче китабына 160 шигыре тупланган. Укучы Алмаз Нуруллин шигырьләре белән “Без туганбыз Әлкидә” дигән шигъри җыентык аша да таныша ала.  Заманында ул үзенең шигырьләрен танылган шагыйрь Роберт Миңнуллинга күрсәткән була. Нәфис сүз остасы Рәшит Сабировта аның шигырьләрен яратып укыган.
Алмаз Илһам улы шофер һөнәрен үзләштергән. Буш вакытларында тимердән урындыклар, эскәмияләр ясавын да җиткерде. Бүгенге көндә Столбище бистәсендә гомер итә.
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның Әлки районы белән бәйле экспонатлар шактый. Алмаз Нуруллин Татар мәдәнияте үзәгендәге экспонатларны карады, Нәби Дәүли экспозициясе белән танышты.
Флюра Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев