Иске Такталы авылында солдат Руслан Сидоровны соңгы юлга озаттылар
Яңалыклар

Иске Такталы авылында солдат Руслан Сидоровны соңгы юлга озаттылар

2026 елның гыйнварында хәрби заданиене үтәү барышында һәлак була.

Иске Такталы авылында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан солдат Руслан Илгиз улы Сидоровны соңгы юлга озату митингы узды. Ул 18 яше тулуга, 2025 елның декабрендә Түбән Кама хәрби комиссариаты белән килешү төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән. 2026 елның гыйнварында хәрби заданиене үтәү барышында һәлак була. Руслан бала чагында районның төрле авылларында яшәгән. Дүртенче сыйныфка кергәндә, Татар Борнае авылында Гүзәл һәм Ринас Закировлар гаиләсендә тәрбияләнгән.

«Руслан безнең гаиләдә дүрт ел яшәде. Бик акыллы, тәртипле, сүзне тыңлый торган малай иде. Спорт белән бик тә дус иде. Көрәш түгәрәгенә йөри башлагач, Сабантуйларда, төрле ярышларда беренче, икенче урыннарны алып кайтты. “Мин кадет мәктәбенә укырга керәм, хәрби хезмәткәр булам”, – дип хыялланды», – дип уртаклашты күп бала тәрбияләгән укытучы Гүзәл Закирова.

Матәм митингы Иске Такталы авылы уртасында – Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар истәлегенә куелган стела янәшәсендә үтте

 Район башлыгы Александр Никошин Русланның әнисе Светлана Сергеевнаның, туганнарының авыр кайгысын уртаклашты һәм бер минутлык тынлык игълан итте. Район хәрби комиссары урынбасары Илнар Хәмәтҗанов Русланның чын батырлык үрнәге булуын ассызыклады.

Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Ирина Ферапонтова, Иске Такталы мәктәбе директоры Людмила Калмыкова һәм ветераннар оешмасыннан Сергей Гнеденков якыннарның кайгысын уртаклаштылар. Руслан Илгизович Сидоров хәрби дәрәҗә күрсәтелеп, Иске Такталы зиратына җирләнде.


Нет комментариев