Александр Никошин әлкилеләрне Корбан гаете белән котлый
Хөрмәтле әлкилеләр, районыбыз мөселманнары! Сезне ихластан Корбан гаете белән котлыйм. Әлеге бәйрәм мөселманнар тормышында зур әһәмияткә ия, ул кешеләрне берләштерә, борынгы тарихка, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли.