Базарлы Матакта Өмет мәчете ачылды
Мәчет ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, Татарстан мөфтиятенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Әлки мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, якташларыбыз Фердинат Дәүләтшин, Рәзгать Мәгърифәтуллин, район благочинные Сергей Заикин, Татарстан Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсеннән Рәмис Хисмәтуллин катнаштылар, чыгыш ясадылар.