23 май 2026 яңалыклары
-
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
-
Әлки районы: “Хәмитов Ф.Г.” һәм “Ерусланов А.Н.” фермер хуҗалыклары чәчүне төгәлләделәр
Районда быел яз 41 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчелергә тиеш булса, 20 майга шуның 30 мең гектарында әлеге эшләр башкарылды.
-
KazanForum агросәнәгать комплексы җитештерүчеләрен һәм чит ил партнерларын берләштерде
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII Халыкара икътисад форумында «Россиядә эшләнгән» сессиясе кысаларында Россиянең 9 төбәгеннән 80нән артык агросәнәгать комплексы җитештерүчесе 21 чит ил компаниясе белән сөйләшүләр уздырды. 500дән артык бизнес-очрашу һәм нетворкинг‑сессияләр оешмаларның экспорт потенциалын ныгытты. Бу «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә булыша, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Әлки районы газетасын мактадылар
“Әлки хәбәрләре” район газетасы битләрендә сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү мәсьәләләре темасына мәкаләләр еш басыла. Без аларны Татарстан Республикасы Дәүләт алькоголь инспекциясенә дә юллыйбыз.
-
Әлки районы: тәҗрибәле тракторчы бүләкләнде
«Востокзернопродукт» ның Көнбатыш Әлки территориаль идарәсе тракторчысы Евгений Советников – иң тәҗрибәле, мактаулы механизаторларның берсе.