Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы: “Хәмитов Ф.Г.” һәм “Ерусланов А.Н.” фермер хуҗалыклары чәчүне төгәлләделәр

Районда быел яз 41 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчелергә тиеш булса, 20 майга шуның 30 мең гектарында әлеге эшләр башкарылды.

Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнис Хәмитов, районда беренче булып, чәчү эшләрен тулысынча төгәлләде. Хәзер алар чәчелгән мәйданнарны эшкәртүгә керештеләр. Корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы иртә таңда һәм кичке сәгатьләрдә, химик матдәләр кулланып, көрәш чаралары алып барыла.
Сабан культураларын чәчүне шулай ук фермер хуҗалыгы җитәкчесе Андрей Ерусланов та төгәлләде.
 “Хузангай”да һәм “Востокзернопродукт” кырларында бу көннәрдә терлек азыгы өчен кукуруз һәм 3 мең гектар мәйданда калган көнбагыш культурасын чәчү кызу темплар белән башкарыла. Әлеге кыйммәтле май үсемлеге 13 мең гектарда чәчелде инде.
 Сабан эшләреннән бушаган механизаторлар терлек азыгы хәзерләү техникасын яңа сезонга көйли башладылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев