«Востокзернопродукт» ның Көнбатыш Әлки территориаль идарәсе тракторчысы Евгений Советников – иң тәҗрибәле, мактаулы механизаторларның берсе.
Ул бу көннәрдә Ташбилге кырларында кукуруз чәчә. Алдынгы игенче янында Әлки районы башлыгы Александр Никошин булды. Ул эшләрнең барышы белән кызыксынды.
Александр Федорович Евгений Советниковка тырыш хезмәте өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм үз исеменнән Мактау грамотасы, акчалата бүләк тапшырды.
Нет комментариев