24 июнь 2014 яңалыклары
-
Районда бозауларны кышлату өчен яфрак азык һәм дару үләннәрен хәзерләү эше бара
Авыл җирлеклекләре советлары, район учреждениеләре һәм оешмалары коллективлары бозауларны кышлату өчен яфрак азык һәм дару үләннәрен хәзерлиләр. Бүгенге көнгә 11240 пар яфрак һәм дару үләннәре себеркеләре җыелган. Бу планда каралганның 23 процентын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечтә авыл җирлекләре өлеше 1695 пар тәшкил итә. Кышын алыштыргысыз витаминлы азык булачак себеркеләрне җыеп...
-
Әлки районы хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерлиләр
Район хуҗалыкларныда печән һәм сенаж хәзерләү дәвам итә. Инде 30394 тонна сенаж салынган, 943 тонна печән хәзерләнгән. Бу эш белән беррәттән механизаторлар басуларда чүп үләннәренә, корткычларга, үсемлек авыруларына каршы көрәш алып баралар.
-
Кеше үтерүдә гаепләнүчене эзлиләр
фото www.shaonline.ru сайтыннан 22 июньгә каршы төндә 1973 елгы Валерий Веселовның мәете табылды. Мәрхүмнең тәнендә бик күп җәрәхәтләр бар. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне "кайнар" эздән таба алмыйлар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгалтылган, тикшерү бара. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов бу эшкә кагылышлы мәгълүматка ия булучыларның туры үзенә яисә...
-
Әлки район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч малай дөньяга килгән
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч бала дөньяга килгән, барысы да малайлар. Иске Чаллыдан Зыятдинова рамилә дүртенче, Югары Колчуринодан Симанова Елена өченче тапкыр әни булганнар.
-
“Хузангай”да үзгәрешләр көтелә
Безнең районда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Аны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, якташыбыз, инвестор Иван Казанков һәм "Хузангай" хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Чугунов озатып йөрделәр. Министрның эшлекле сәфәре нигездә "Хузангай" авыл хуҗалыгы кооперативында үтте. Биредә сүз 10 мең баш терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы төзү турында барды....
-
Александра Филипповага киокусинкай-каратэ буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде
фото school.baltinform.ru сайтыннан Югары Колчуринодан Александра Филипповага киокусинкай-каратэ буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде. Ә Базарлы Матактан никита Зиньков шул ук төре буенча беренче спорт разрядына даек булды. Алар икесе дә кечкенәдән каратэ белән шөгыльләнәләр. Район һәм республикада гына түгел, соңгы елларда Россия турнирларында уңышлы чыгыш ясап, районыбыз данын яклыйлар....