Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Районда бозауларны кышлату өчен яфрак азык һәм дару үләннәрен хәзерләү эше бара

Авыл җирлеклекләре советлары, район учреждениеләре һәм оешмалары коллективлары бозауларны кышлату өчен яфрак азык һәм дару үләннәрен хәзерлиләр. Бүгенге көнгә 11240 пар яфрак һәм дару үләннәре себеркеләре җыелган. Бу планда каралганның 23 процентын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечтә авыл җирлекләре өлеше 1695 пар тәшкил итә. Кышын алыштыргысыз витаминлы азык булачак себеркеләрне җыеп...

Авыл җирлеклекләре советлары, район учреждениеләре һәм оешмалары коллективлары бозауларны кышлату өчен яфрак азык һәм дару үләннәрен хәзерлиләр.
Бүгенге көнгә 11240 пар яфрак һәм дару үләннәре себеркеләре җыелган. Бу планда каралганның 23 процентын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечтә авыл җирлекләре өлеше 1695 пар тәшкил итә.
Кышын алыштыргысыз витаминлы азык булачак себеркеләрне җыеп хуҗалыкларга тапшыруда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, үзәк хастаханә, Балалар иҗаты йорты, Әлки РОСТО (ДОСААФ) хезмәткәрләре аеруча активлык күрсәтә. Авыл җирлекләре арасында Базарлы Матак, Иске Алпар, Иске Камка, Иске Чаллы үзидарәләрен мактап телгә алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев