Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы мәдәният йорты сәхнәсен педагог-тәрбиячеләр гөрләтте (+ ФОТО)

Тамашачыларга район үзәге балалар бакчалары һәм балалар иҗат йорты коллективлары концерты тәкъдим ителде. Концертны күңел җылысы һәм зур осталык белән Флүсә Закирова һәм Алмаз Сафиуллин алып бардылар. Педагоглар башкарган номерларда мәрхәмәт һәм кешелеклелек, мәхәббәт һәм үзара хөрмәт темалары киң чагылыш тапты. "Нәфис сүз" җанрында Анна Вассунова, Фәнүзә Мәҗитова, Вера Родионованың...

Тамашачыларга район үзәге балалар бакчалары һәм балалар иҗат йорты коллективлары концерты тәкъдим ителде.

Концертны күңел җылысы һәм зур осталык белән Флүсә Закирова һәм Алмаз Сафиуллин алып бардылар. Педагоглар башкарган номерларда мәрхәмәт һәм кешелеклелек, мәхәббәт һәм үзара хөрмәт темалары киң чагылыш тапты. "Нәфис сүз" җанрында Анна Вассунова, Фәнүзә Мәҗитова, Вера Родионованың дебют чыгышлары тамашачының күңеленә хуш килде.

"Ромашка" балалар бакчасының педагоглар коллективы гадәттәгечә дәртле биюләре белән сөендерде. Тәрбиячеләр сабыйларга өйрәткән биюләрен үзләре дә сәхнә өчен әзерләгәннәр. Чәч толымнарына кызыл тасмалар таккан, кулына кечкенә көзге тоткан Алия Фәсахована тамашачы аеруча хәтерләп калгандыр, аны көчле алкышлар белән сәхнәдән җибәрми тордылар. Ә "Каенкай" бакчасында эшләүче кызлар шундый ук исемдәге биюләре өчен махсус бик матур киемнәр теккәннәр.

Күп тавышка җырлаган "Салават күпере" һәм "Каенкай" ансамбльләре дә тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Концертта "Ромашка"дан Гөлнар һәм Гөлия Мәрдиевалар дуэты да бик матур җырлар башкарды. Хәдичә Гатина һәм Илсөяр Нәҗметдинованың баянга кушылып җырлауларын залда утыручылар аеруча җылы кабул итте. Күрәсең, тамашачы күңелгә якын "тере" музыканы сагынып өлгергән.

Концертның иң көчле номеры дип һичшиксез Надежда Гнеденкова җырларын атарга була. Аның башкаруында "Ах эти тучи в голубом" романсын тамашачылар алкышларга күмде.

"Каенкай" тәрбиячеләре "Балалар бакчасында бер көн" дигән күренешне гаять уңышлы сәхнәләштергәннәр. Анда үз-үзләре белән генә мәшгуль булган, балаларын да таный-аера алмаган әниләр тасвирлана. Балалар катнашындагы бүтән номерлар булмады да, һәм жюри членнары моны уңай яктан бәяләде.

Җиңелләрдән булмаган "пантомима" җанрындагы чыгыш педагоглар концертының тагын бер үзенчәлеге булды. Хатын-кыз клоуннар коллективы бу юлы "Дисковумен" номерын күрсәтеп, сүзләрсез, бары тик хәрәкәтләр, мимика, ымнар белән тамашачыны көлдерде. Наталья Коновалованың чуаш телендә җырлавын шулай ук концертның үзенчәлеге дип атарга була. Әниләр турындагы бу җырны тәрҗемә итәргә дә кирәкмәде, телне белмәүчеләр дә кушылып җырлап утырды.

Әнә шулай тәрбиячеләр үз чыгышлары белән калган конкурсантларга үрнәк күрсәттеләр: балаларны җәлеп итмичә дә менә дигән концерт бирергә мөмкин булуын расладылар. Балалар коллективлары өчен бит төрле конкурслар һәм фестивальләр болай да җитәрлек, алар анда үз яшьтәшләре белән ярыша.

Тамашачы фикере

Людмила Емельшина, район мәдәният йорты директоры урынбасары:

-Педагоглар бик әйбәт чыгыш ясады. Концерт эчтәлекле, кызыклы булды, номерлар яхшы эшләнгән иде. Балалар чыгышлары булмау да уңай күренеш. Чуаш телендәге җырларны тамашачылар ярата, моны бүтән конкурсантлар да искә алсын иде.

Петр Голованов, район үзәк хастаханәсе табибы:

-Без бүген хатыным белән бик әйбәт концерт карадык. Бигрәк тә Надежда Ивановнаны билгеләп үтәсем килә. Молодец! Яшьләргә менә кемнән үрнәк алырга кирәк.

Рамилә Вафина, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте хезмәткәре:

-Концерт миңа ошады. Гөлия һәм Гөлнар Мәрдиевалар башкаруындагы җырлар бигрәк күңелгә хуш килде. Бу коллективның барлык концертларын карап барырга тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев