«02» хәбәр итә
6 мартта Чуаш Кичүендә, бергә эчеп, кәеф-сафа корып утырганнан соң, бер ир-ат туганын пычак белән чәнчеп үтерә. * * * Түбән Кәчи авылында яшәүче берәүнең өеннән 59 мең сум акча югала. Җинаять эшләнеп бер атна узганнан соң полиция хезмәткәрләре каракның эзенә төшә. * * * Чуаш Борнае авылында 1500 сум...
6 мартта Чуаш Кичүендә, бергә эчеп, кәеф-сафа корып утырганнан соң, бер ир-ат туганын пычак белән чәнчеп үтерә.
* * *
Түбән Кәчи авылында яшәүче берәүнең өеннән 59 мең сум акча югала. Җинаять эшләнеп бер атна узганнан соң полиция хезмәткәрләре каракның эзенә төшә.
* * *
Чуаш Борнае авылында 1500 сум акча урлаган бәндәне полицейскийлар "кайнар эздән" эләктерә.
* * *
Тәрбиягә бала алган ананың малайга кул күтәрүе, җәберләве ачыкланган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.
* * *
Базарлы Матакта "Актай" кафесында берәүнең куртка кесәсеннән 3950 сумлык "Смартфон" урлаган бәндә "кайнар эздән" тотылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев