Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бюджет проектын тикшерү дәвам итә

2 декабрьдә район мәдәният йортында 2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары үтте.

Әлеге мәсьәлә буенча район финанс һәм бюджет палатасы рәисе урынбасары Алсу Билалова доклад белән чыгыш ясады. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин докладчы чыгышында район советының бюджет мәсьәләләрен карауга багышлангган соңгы утырышында ясалган тәкъдимнәрнең тулысынча искә алынмавын тәнкыйтьләде. Әлеге утырышта белем бирү учреждениеләрен аккредитацияләү һәм лицензияләүгә, балалар бакчаларына янгынга каршы сигнализация урнаштыруга, республика программасы нигезендә ремонтланасы мәктәпләрнең тирә-юнен төзекләндерүгә тотыласы чыгымнарны алдан ук бюджетка салу мәсьәләсе күтәрелгән иде. Бюджет проектын әзерләүче комиссиягә ул сорауларны янә тикшереп хәл итү юлларын табу бурычы куелды.
Бюджет проекты буенча фикерләр, тәкъдимнәр туплау дәвам итә. Проект белән район советының рәсми сайтында (alkeevsriy.tatar.ru) һәм "Әлки хәбәрләре" газетасы аша (бюджет проекты басыла башлады) танышырга мөмкин. Әлеге проект буенча тәкъдимнәрегезне район советының электрон почтасына (alkay@tatar.ru) яисә 8843-46-21-7-26 телефоны буенча юллый аласыз.

Машинада жилдереп кагыйдә бозалар
Унбер айда район юлларында 19 транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 3 кеше һәлак булды, 23 кеше зыян күрде.
Аварияләрнең сәбәбе әлеге дә баягы машина белән исерек килеш идарә итү, юллар кисешкән урыннан дөрес үтмәү, каршы хәрәкәт полосасына чыгу.
ЮХИДИ хезмәткәрләре шушы чорда 2738 кагыйдә бозу очрагын теркәде. Аларның 95е - исерек килеш рульгә утыру, 1507се - тизлек режимын бозу, 158е - балаларны машинада махсус урындыксыз йөртү, 428е куркынычсызлык каешын эләктермәү. Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 38 очрагында җәяүлеләр гаепле. 58 машина йөртүче штрафларны үзвакытында түләмәгән. Шулай ук 15 вазыйфаи зат (җитәкчеләр) машина белән идарә итүне исерек кешегә тапшырган (6 очрак) һәм юлларны тиешенчә карап тормаган (4 очрак) өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Гимназиядә яңа элемтә линиясе
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә җепселле оптик элемтә линиясе урнаштырылды.
Районыбыз мәктәпләре арасында компетенция үзәге саналган гимназияне югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү өчен әлеге заманча элемтә линиясе бик мөһим иде. Гимназия коллективы бу эшне тиз һәм сыйфатлы башкарган өчен Илсөяр Гыйззәтуллина җитәкчелегендәге район электр элемтәсе узелына һәм Радик Сәлаховның линия-кабель цехы бригадасына бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев