Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Өйрәнүләр узачак

Россия Федерациясе хөкүмәте кушканча, 4 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үткәреләчәк. Анда федераль республика һәм район хакимияте органнары, гражданнар оборонасы хезмәтләре, башка кайбер оешмалар катнашачак.

Россия унлыгына керсен иде
Мартта башланып киткән "Россия 10" конкурсы якынлаша.
1 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр аның финал өлеше үткәрелә. Финалда иң күп тавыш җыйган 30 объект катнаша, араларында Казан шәһәрендәге Кол Шәриф мәчете дә бар. Башкалабыз энҗесе булган Кол Шәриф мәчетен Россиядәге иң матур, гаҗәеп 10 объект арасына кертү өчен тавыш бирик, райондашлар. Моны түбәндәге сайтларда эшләргә була: www.10Russia.ru; www.10Россия,РФ.
Финалның үзенчәлеге шунда, анда катнашучы һәркем исемлектән 5 объект сайлап алырга тиеш. Иң күп тавыш җыйган 10 объект арасында Кол Шәриф мәчете бинасы да булыр, дип ышанабыз.

Урман утырту көне үткәрелә
Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында Татарстан Министрлар кабинеты карары белән республикада 5 октябрьдә Урманнар утырту көне үткәрелә.
Мәсьәләнең мөһимлеген искә алып, Әлки урман хуҗалыгы райондашларны әлеге акциядә актив катнашырга чакыра. Урман хуҗалыгы кирәк кадәр үсентеләр белән тәэмин итәргә әзер. Үсентеләр алу буенча Юхмачы участок урман хуҗалыгында Хәмидуллин Җәүдәткә, Чуаш Кичүендә Мусин Рафикка, Кара елгада Карманаев Сергейга һәм Базарлы Матак урман хуҗалыгында Фәсахов Рәфискә мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев