Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

ДОСААФ җирле оешмасы “Яшь йөртүче -2014” район бәйгесе уздырды (+ФОТО)

ДОСААФ җирле оешмасы мәктәпләрдәге сигез автокласста белем алучы 10-11 сыйныфлар укучылары арасында "Яшь йөртүче -2014" район бәйгесе уздырды. Биредә 30 егет һәм кыз көч сынашты. Автоклассларда шөгыльләнүчеләр теорияне, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үз мәктәпләрендә, заманча җиһаздандырылган сыйныфларда, ә машина йөртү күнекмәләренә ДОСААФның автодромында өйрәнәләр. Район үзәгеннән читтә урнашкан мәктәпләргә оешма үзенең...

ДОСААФ җирле оешмасы мәктәпләрдәге сигез автокласста белем алучы 10-11 сыйныфлар укучылары арасында "Яшь йөртүче -2014" район бәйгесе уздырды. Биредә 30 егет һәм кыз көч сынашты.

Автоклассларда шөгыльләнүчеләр теорияне, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үз мәктәпләрендә, заманча җиһаздандырылган сыйныфларда, ә машина йөртү күнекмәләренә ДОСААФның автодромында өйрәнәләр. Район үзәгеннән читтә урнашкан мәктәпләргә оешма үзенең укытучыларын җибәрә, автомобиль йөртү серләренә алар урында өйрәтәләр.

Елына берничә тапкыр ДОСААФ базасында укучылар теориядән һәм практик күнекмәләрдән зачет бирә. Тугыз ай дәвамында автоклассларда шөгыльләнеп, 17 яшь тулганнар имтихан тапшыра һәм "В" категорияле транспорт чараларын йөртү хокукы бирә торган таныклыкка ия була. Биредә катнашучы һәр команда ике малай һәм бер кыздан тора иде. Ярышлар өч этапта узды. Юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча конкурста Түбән Әлки мәктәбе укучылары Айрат Мөхәммәтшин һәм Сиринә Сираҗева көндәшләреннән күпкә өстен чыктылар.

Пневматик мылтыктан ату бәйгесендә исә Иске Чаллы мәктәбе укучысы Рәзил Фәтхетдинов һәм гимназия укучысы Айгөл Әһлиуллина иң оста мәргәннәр булып танылдылар.

Менә бәйгенең төп этабы - автомобиль йөртү осталыгын тикшерү башланды. Төп шарт тизлек белән төрле маневрлар ясау, автомобильне оста итеп фигуралы йөртү. Кызлар бу конкурста егетләрдән дә уздырырга тырышты, биремнәрен җиренә җиткереп башкарды. Түбән Әлки мәктәбеннән Айрат Мөхәммәтшин, Базарлы Матак мәктәбеннән Диләрә Миндубаева идарә иткән автомобильләр кыска гына вакыт эчендә һәм бер дә ялгышмыйча финишка килде.

Жюри әгъзалары, нәтиҗәләргә йомгак ясап, командаларга да урыннар билгеләде. Икенче-өченче урыннарны Иске Чаллы һәм Юхмачы мәктәпләре алды. Абсолют җиңүче дип Түбән Әлки мәктәбе командасы танылды. Җиңүчеләрнең барысына да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

-Укытучы өчен иң зур бүләк - укучыларның бәйгедә җиңеп чыгып, югары нәтиҗәләр күрсәтүе. Мин алар белән нык горурланам,-ди Түбән Әлки автоклассы җитәкчесе Рәфәс Билалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев