Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әхмәттә авыл көнен билгеләп үттеләр (ФОТО)

Су буе урамын җырлап Бер әйләник, әйдә әле. Яшьлек хисләрен яңарта Әхмәт авылы бәйрәме. ("Туган авылым Әхмәтем" җырыннан). Инде ничәмә еллар күрешмәгән авылдашлар рәхәтләнеп аралашты бу көнне. Сүз һаман шул яшь чакларга барып тоташа. Кемнәр исән, кемнәр мәңгелеккә күчкән - яшьтәшләрне, күрше-тирәләрне барлау, бүген көн күрмәк хакында гәпләшү. Бары авыл...

Су буе урамын җырлап
Бер әйләник, әйдә әле.
Яшьлек хисләрен яңарта
Әхмәт авылы бәйрәме.
("Туган авылым Әхмәтем" җырыннан).
Инде ничәмә еллар күрешмәгән авылдашлар рәхәтләнеп аралашты бу көнне. Сүз һаман шул яшь чакларга барып тоташа. Кемнәр исән, кемнәр мәңгелеккә күчкән - яшьтәшләрне, күрше-тирәләрне барлау, бүген көн күрмәк хакында гәпләшү. Бары авыл көнендә генә шушылай рәхәтләнеп, җылы итеп сөйләшергә-серләшергә буладыр, дип тә уйлап куясың.
Менә шулай әллә ничә буын авылдашларны бергә җыеп күрештерүне, авыл көне үткәрүне уйлап чынга ашырган, аны оештыруның йөз төрле мәшәкатен үз өстенә алган Яр Чаллы авылында яшәүче эшмәкәр Рифкать Билдановка рәхмәт сүзләрен яудырдык.
Әхмәттә авыл көне өченче тапкыр узды. Ул елдан-ел эчтәлеклерәк, купшырак, зуррак әзерлек белән үтә. Быел авыл көнендә Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илнар Сәйфиевның да катнашуы бәйрәмгә аерым бер бизәк өстәде. Зур мәйданны тутырып милли биюләр башкарган "Сәйдәш" бию төркеме (Таһир Латыйфуллин җитәкчелегендә) дә ямь өстенә ямь бирде.
Бәйрәмне матур итеп алып баручы, заманча итеп әйтсәк, тамадасы Фәнил Сабировны да халык бик ошатты. Ул мәйдандагы уеннарны җанландыра белә, кызык-мызыклар белән чуклап сөйләве дә тамашага күңеллелек өсти.
Әхмәтлеләрне, күп санлы кайткан кунакларны Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Закирова сәламләде.
-Әхмәт халкына сокланам мин. Сез матур-матур йортлар корып, авыл тормышын ямьләндереп, таза-мул, күңелле итеп яши беләсез. Читтә төпләнгән әхмәтлеләр дә берсеннән-берсе булдыклылар. Әнә нинди зур бәйрәм оештыргансыз. Ә кичә зиратта зур өмә ясадыгыз. Авылның һәр йортыннан өчәр-дүртәр кеше килгән иде. Бернинди ярдәм сорамыйча, үзегез оешасыз, үзегез эшлисез, рәхмәт сезгә. Ходай бу изге гамәлләрегез өчен шифалы яңгырлары белән дә сөендерде,-диде Нәфисе Рифкатовна. Аннан ул авылның әллә ничә сыер асрап иң күп сөт тапшыручылары Гөлүсә Бакировага, Әлфинур Саттаровага, Гөлназ Хәмитовага, Әлфирә Бакировага, Рәдифә Сөләймановага, Әсхәт Билдановка бәйрәм күчтәнәчләре өләште.
Әйе, авылда булдыклы, тырыш гаиләләр бик күп. Биредә тормыш кайнап тора. Шуңа район җитәкчелеге халыкның яшәү шартлары хакында да зур кайгыртучанлык күрсәтә. Соңгы бер-ике ел эчендә Әхмәт уртасында менә дигән мәдәният йорты, ФАП биналары төзелеп файдалануга тапшырылды, авыл үзәгенә кадәр яхшы асфальт юл салынды.
Әхмәтлеләр биредә озак еллар совхоз җитәкчесе булып эшләгән Илнур Кәлимуллиннан да уңды.
Кайбер хуҗалыклар үз көнен үзе күрә алмаган вакытта ул биредә күперләр салдырды, мәчет төзетте, авылны беренчеләрдән булып газлы итте, күпме гаиләне өйле итүдә ярдәм күрсәтте. Сүз дә ю к, Әхмәтне Илнур туган авылыдай күрде, якын итте. Шуңа халык та аңа бик рәхмәтле.
Бүгенге бәйрәм Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, Әхмәттә туып-үскән Фираил Кашаф улы Шиһапов исеме белән үрелеп барды. Сәхнә түренә аның узган авыл көнендә төшкән зур фоторәсеме эленгән. Якты дөньядан бик иртә киткән, әмма халыкка, шулай ук авылдашларына бик күп игелекләр эшләргә өлгергән Әхмәтнең бу асыл улы бәйрәмдә безнең белән булган сыман иде. Авылның олысы-кечесе аңа күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтле шул.
Бер көн генә алдан авыл уртасында Фираил Кашаф улы хөрмәтенә истәлек тактасы да куелды.
Авыл көнен башлап җибәрү, хәер-фатыйхасын тапшыру өчен сүз Әхмәтнең аксакалы Рәис Бакировка бирелде. Ул алдагы көнне авыл зиратын җыештыруда катнашкан авылдашларга рәхмәтен җиткерде. Аннан узган ел зиратны тимер койма белән тотып алу чыгымнарын тулысынча үз өсләренә алган Әсхәт һәм Вәсилә Низамиевларга рәхмәт белдерде.
Рәшит абый авылның иске зиратын тимер коймалар белән әйләндереп алу өчен акча җыясы барлыгын да искә төшерде.
Авыл көне Кече Чирмешән елгасы буенда үтте. Нинди матур бит авылыбыз табигате. Елгасы да, иксез-чиксез урманнары да бар, болыннарга-җәйләүләргә дә бай Әхмәт. Бәлки табигатьнең әнә шул муллыгы авылда затлы, булдыклы егетләр-кызлар үсүгә этәргеч булгандыр да. Әлеге бәйрәмнең юмарт спонсорлары турында әйтүем. Аларны без мәйдан түренә чакырып, көчле алкышларга күмеп рәхмәтебезне бердердек. Ихсан Сафинга, Фәрит Гобәйдуллинга, Рамил Вәлиуллинга, Фердинант Зәйнуллинга, Әсхәт Низамиевка, Рамил Хәмитовка, Фәнис Бакировка, Равил Бакировка, Илдар Шәйхетдиновка һәм ярдәмнәре белән өлеш керткән тагын күпләргә ихластан сәламәтлек һәм муллык теләдек.
Бәйрәмнең призлар фонды 300 мең сумнан артып киткән. Шуңа да мәйданда барган ярыш-бәйгеләрдә, уеннарда катнашучыларга бүләкләрне мулдан өләштеләр. Ә уен-ярышлар көне буена сузылырлык күп иде. Татарча көрәш, ат чабышы, кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тарту, авыш баганага менүдән тыш та бик күп бәйгеләр өстәлде әхмәтлеләр бәйрәменә. Кул пычкысы белән утын кисеп, аны ярып, өеп кую ярышы хәйран җанлы, күңелле барды. Мәйдан читендәге ясалма күлдән балык тоту бәйгесе халыкны янә бер рәхәтләнеп көлдерде. Көндәше бер балык эләктергәнче Наил Вәлиуллин кыска гына вакытта кулы белән өч балыкны тотып чиләккә салырга өлгерде.
Бер мәлдә бар халык Чирмешән елгасы буена авышты. Монда иң оста йөзүчеләр ачыкланды. Көн салкын дип тормадылар, яшьләр һич кыстатмый суга чумдылар.
Менә мәйдан узыштан кайткан атларны каршы алды. Түбән Әлкидән килгән Салават Ишмуратов чабышкысы иң җитезе булып чыкты. Салават быел Түбән Әлки Сабан туенда һәм Хузангай Ака-туенда беренчелекне, ә район Сабан туенда икенче урынны алырга өлгергән инде. Раил Сафин һәм Рамис Вәлиуллин атлары белән икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.
Милли көрәш тә бик җанлы барды. Келәмгә чыгучылар күп иде. Кунакларны аерым, әхмәтлеләрне аерым бүләкләделәр. Ә баш батыр булып Илназ Шәмсиев калды. Әхмәт егете Илназның җилкәсенә дәү тәкәне кунаклаттылар. Оста көрәшкән Радик Таҗиев, Алмаз Шәмсиев та шәп бүләкләр алдылар.
Соңгы елларда Әхмәттә татарча көрәш үсеш алды. Авыл егетләре район, республика ярышларында уңышлы чыгыш ясыйлар. Бу ДЮСШ тренеры Рәмзис Сәлаховның да тырышлыгы нәтиҗәсе.
Гер күтәрүчеләр дә хәйран булды. Аркан тартышучы хатын-кызлар бар мәйдан халкын янә көлдереп алды. Катыктан тәңкә дә таптылар, йомырка куелган кашык кабып та узыштылар. Мондый бәйрәмнәр халыкның активлыгы, кызыкны үзе тудыра белүе белән күңелле шул. Ә Әхмәт халкы рәхәтләнеп ял итә белә. Күңелләрдә ел буе сакланырлык рухи канәгатьләнү алдык, җылы тәэсирләргә, матур хатирәләргә баедык бу бәйрәмдә.

Тагы да күбрәк фотографияләрне безнен группада карый аласыз: vk.com/album-64690122_197416190


Альберт Галиуллин, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Казан шәһәре:
-Мин бик канәгать калдым бәйрәмнән. Ике ел элек тә авыл көненә кайткан идем. Ул вакытта классташым Фираил белән яшь чакларны искә ала-ала Чирмешәндә су коенган идек. Ни кызганыч, ул юк инде бүген. Бер көнлек тормышта яшибез шул. Шуңа һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк.
Рифкать Гыйләҗев, Тукай районы:
-Нинди матур бәйрәм дип шатланып йөрим. Күптән күрмәгән авылдашларым белән очрашабыз, сөйләшәбез. Күңелгә шулкадәр рәхәт. Кайберәүләр картаеп та киткән кебек. Хәер, үземә дә 62 яшь бит, олыгаеп барабыз.
Җәмилә Садретдинова, Түбән Кама шәһәре:
-Авыл көнен шулкадәр түземсезлек белән көтеп алдык. Безгә, читтә яшәүчеләргә, бу бәйрәм бик кадерле. Авылыбыз сагындыра шул. Авыл бәйрәмен бездәгедәй күңелле итеп үткәрүче бармы икән тагын?!
Фәрит Шәйхетдинов, Әхмәт авылы:
-Бүген авылның һәр йортында кунак. Менә минем дә олы абыем Сөләйман гаиләсе белән кайтты. Яһудиннар, Вәлиуллиннар, Мостафиннар күбәү-күбәү кайтканнар. Тагын нинди бәйрәм безне шулай җыя ала...
Илмир, Мәрьям Мөкәмиевлар, Яшел Үзән шәһәре:
-Халык хәзер бай, мул тормышта яши. Авылыбыз да елдан-ел төзекләнә, матурлана. Бергә үскән яшьтәшләр, дуслар, туганнар белән бик күрешәсе килә шул. Туган якны сагыну олыгайган саен көчәя генә бара. Менә бүген ни гомер күрешмәгән авылдашларны очраттык, рәхәтләнеп сөйләшеп күңелләрне бушаттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев