Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“IТ-Чемпион” республика конкурсының беренче этабы нәтиҗәләре буенча өч укучыбыз призлы урыннарга лаек булды

фото vk.com сайтыннан Гомумбелем мәктәпләре укучылары арасында әлеге бәйге ике номинация буенча үтә. "Иң актив укучы" номинациясендә мәктәп балалары олыларга республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Шәхси кабинетларын теркәргә һәм аның аша төрле түләүләр башкарырга ярдәм итәләр. Олылар порталдагы Шәхси кабинетларына әлеге укучының логинын кертәләр. Шул рәвешле укучыга баллар теркәлә....

фото vk.com сайтыннан

Гомумбелем мәктәпләре укучылары арасында әлеге бәйге ике номинация буенча үтә.

"Иң актив укучы" номинациясендә мәктәп балалары олыларга республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Шәхси кабинетларын теркәргә һәм аның аша төрле түләүләр башкарырга ярдәм итәләр. Олылар порталдагы Шәхси кабинетларына әлеге укучының логинын кертәләр. Шул рәвешле укучыга баллар теркәлә. Әлеге номинация буенча конкурс өч этапта уза. Аның беренче этабы 25 майда төгәлләнде.

479 балл җыеп, Югары Колчурино мәктәбе укучысы Арина ? Филиппова районда беренче урынны алды. Икенче - Базарлы Матак урта мәктәбеннән Ләйсән Сәмигуллина (283 балл). Өченче урынга, 280 балл җыеп, Яңа Салман урта мәктәбе укучысы Шамил Рәхмәтуллин лаек булды. Бәйге җиңүчеләре iPad планшетлары белән бүләкләнәчәк. Бүләкләр 30 августта Казан IТ-паркында тапшырылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев