Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

ДЮСШның мини-футбол командасы районара турнирда җиңүче булды

ДЮСШның мини-футбол командасы 22 ноябрьдә Болгар шәһәрендә узган районара турнирда җиңүче булды. Әлеге бәйге "Спас" ҖЧҖ призларына, Дан орденының тулы кавалеры П.А.Карпов истәлегенә үткәрелде. Никита Софронов, Марат Гайфуллин, Раил Шәмсетдинов, Рәсим Әхмәров, Руслан Галиев, Булат Гыйниятуллин, Айдар Вәлиев, Нияз Фәттахов составындагы команда уенның барлык компанентлары буенча өстен булды. Алар ышанычлы...

ДЮСШның мини-футбол командасы 22 ноябрьдә Болгар шәһәрендә узган районара турнирда җиңүче булды.

Әлеге бәйге "Спас" ҖЧҖ призларына, Дан орденының тулы кавалеры П.А.Карпов истәлегенә үткәрелде. Никита Софронов, Марат Гайфуллин, Раил Шәмсетдинов, Рәсим Әхмәров, Руслан Галиев, Булат Гыйниятуллин, Айдар Вәлиев, Нияз Фәттахов составындагы команда уенның барлык компанентлары буенча өстен булды. Алар ышанычлы сак, матур комбинацияләр, туп белән оста эш итү техникасы күрсәттеләр. Нәтиҗәдә иң күп - ун туп керттеләр, ә үз капкаларына дүрт гол гына үткәрделәр. Лаеш командасы белән 2:2 исәбенә уйнап, Ульяновск өлкәсенең Иске Майна футболчыларын - 5:0, ә мәйдан хуҗаларын 3:2 исәбенә җиңеп, 7 очко җыйдылар. Ә Никита Софронов турнирның иң оста уенчысы булды.

Яшь футболчыларны ярышка тренерлары Рифкать Сәгъдиев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев