Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлегеңне кайтар

фото nashemedia.ru/health сайтыннан Газетаның үткән санында районыбызда "Тәмәке тартуны ташла - сәламәтлегеңне кайтар" акциясенең старт алуы хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге кампания 31 майдан 31 августкача дәвам итә. Ул йөрәк-кан тамырлары авырулары кичергән пациентларга ярдәм итүгә, тәмәке тарту белән бәйле өзлегүләрдән саклауга юнәлтелгән. Тәмәке тарту кебек яман гадәттән котылырга теләгән...

фото nashemedia.ru/health сайтыннан

Газетаның үткән санында районыбызда "Тәмәке тартуны ташла - сәламәтлегеңне кайтар" акциясенең старт алуы хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге кампания 31 майдан 31 августкача дәвам итә. Ул йөрәк-кан тамырлары авырулары кичергән пациентларга ярдәм итүгә, тәмәке тарту белән бәйле өзлегүләрдән саклауга юнәлтелгән.
Тәмәке тарту кебек яман гадәттән котылырга теләгән барлык пациентлар (шулай ук районда яшәүче теләсә кайсы кеше) 30 майдан 30 июньгә кадәр әлеге акциядә катнаша алалар. Моның өчен үзәк хастаханәнең медицина профилактикасы кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Акциядә катнашучылар махсус анкета тутыралар һәм тәмәкедән баш тарту өчен бөтен тырышлыкларын куярга дигән йөкләмә алалар. Пациент дәвалаучы табиб һәм шәфкать туташы күзәтүе астында була. Тәмәкене ташларга ниятләгән кеше үзконтроль көндәлеге ача һәм көн саен анда үзенең хәле, кәефе хакында язып бара. Алга таба да бу пациентлар ел дәвамында участок табибы күзәтүе астында булалар. Бер ел узгач "Тәмәке тартуны ташла - сәламәтлегеңне кайтар!" кампаниясе нәтиҗәләренә анализ ясалачак.
Әлкилеләрне тәмәке тартуга каршы республика кампаниясендә катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев