Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Рекордлы атна

Узган атнада райондашларыбыз 1455 данә вакытлы матбугат басмасына язылганнар.

Ә гомумән алганда 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен әлкилеләр 4 меңгә якын басмага язылып өлгергәннәр. Бу почта хезмәткәрләренә җиткерелгән планның 25 проценты дигән сүз. "Әлки хәбәрләре" һәм "Алькеевские вести" газеталарына 2197 кеше язылган. Газета-журналларга язылу эше Үргәгар (почтальон Руфия Сибгатуллина), Югары Колчурино (бүлек начальнигы Елена Толстова), Иске Алпар (бүлек начальнигы Гөлия Борһанова) почта бүлекләрендә бик әйбәт оештырылган.

Арзанга язылып калыгыз
8 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр район газетасына арзанрак бәядән язылырга мөмкин.
8-18 октябрьдә Бөтенроссия подписка декадасы үткәрелә. Әлеге ункөнлек дәвамында "Әлки хәбәрләре" газетасына ташламалы бәядән - 270 сум 72 тиеннән язылу мөмкинлеге тудырыла. Ә гомумән район газетасына ярты елга язылу бәясе халык өчен 285 сум, оешма-предприятиеләр өчен 294 сум тәшкил итә. Подписка декадасында газетага ташламалы бәядән язылып калырга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев