Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яңгыры да шатлык

30 августта район халкы гөр килеп Республика көнен бәйрәм итте. Республика көне күптәннән инде әлкилеләрнең яраткан бәйрәменә әверелде. Дөрес, көн дәвамында әле халык эштән бушамый. Авылда хәзер эшнең иң күп чагы бит: бакчаларда мул уңыш өлгерде, басудагы игеннәрне дә урып-җыеп бетерәсе бар. Ә менә кичен халык дәррәү бәйрәм үткәреләсе урынга...


30 августта район халкы гөр килеп Республика көнен бәйрәм итте.
Республика көне күптәннән инде әлкилеләрнең яраткан бәйрәменә әверелде. Дөрес, көн дәвамында әле халык эштән бушамый. Авылда хәзер эшнең иң күп чагы бит: бакчаларда мул уңыш өлгерде, басудагы игеннәрне дә урып-җыеп бетерәсе бар. Ә менә кичен халык дәррәү бәйрәм үткәреләсе урынга - Базарлы Матак урта мәктәбе стадионына җыелды. Бу көнне коеп-коеп яуган яңгыр да бәйрәм итәргә һич комачауламады. Кешеләрнең кәефе күтәренке, күңеле шат иде. Район үзәгеннән генә түгел, авыллардан да хәйран кеше җыелды.
Утлар белән яктыртылган стадион гөрләп торды. Районның үзешчән сәнгать осталары кич буе матур концерт күрсәттеләр, балалар өчен батутлар, ясалма таучыклар эшләде, кайнар шашлык пешеп торды, сәүдә нокталары төрле тәм-том, камыр ризыклары тәкъдим итте.
Бәйрәм итүчеләрнең күбесенең түшләренә Татарстан әләме төсләрендәге тасмалар беркетелгән иде. Аларны халыкка "Бердәм Россия" нең җирле бүлекчәсе вәкилләре өләште.
Халыкны Республика көне белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады.
-Бүген көне буе яңгыр явып торса да, ул безнең бәйрәмгә комачауламый. Киресенчә, яңгырга шатланасы гына. Безнең бөртеклеләр урагы төгәлләнү алдында. 13 мең гектарда көзге чәчүне башкардык. Менә шул культураларга яңгыр бик кирәк,-диде Фердинат Мидхәтович. -Суверенлык алган 24 ел эчендә республикабыз зур үсешкә иреште. Ә районыбыз бүген республикада алдынгылар исемлегендә. Монда һәркайсыгызның өлеше бар. Рәхмәт сезгә тырыш хезмәтегез өчен! Алда торган сайлауларны имин уздырыйк, парламентыбызга эшләре белән сыналган булдыклы кешеләрне үткәрик.
Шул чагында киләчәгебез тагын да уңышлы, тотрыклы булыр.
Республика көненә барлык авыл җирлекләреннән гаҗәеп матур чәчәкләр һәм яшелчәләр композицияләре әзерләп килгәннәр иде. Бәйрәм кичендә әлеге бәйгегә дә нәтиҗәләр ясалды. Иске Салманннан чәчәкләр композициясе иң гүзәле дип табылды. Икенче урында - Әхмәт, өченче - Түбән Кәчи, аннан соң Хурада, Түбән Әлки авыл җирлекләре. Яшелчәләр композицияләре бәйгесендә Яңа Чаллыга тиңнәр табылмады. Үргәгар - икенче, Әхмәт өченче урында. Борискино, Базарлы Матак вәкилләренең эше дә уңышлы дип табылды.
Аллы-гөлле утлары белән төнге күкне бизәгән бәйрәм салюты кич буе күңел ачкан халыкны тагын да сөендерде. Җыр-музыка, биюләр әле бик озак дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев