Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Укытучылар яңа технологияләргә өйрәнә

Бу атнада район мәктәпләрендә укытучылар өчен тренинг - укыту һәм тәрбия бирүдәге яңа технологияләргә өйрәтү семинарлары башланды.

Семинарлар Базарлы Матак урта мәктәбендә һәм Н.Дәүли исемендәге гимназиядә, Юхмачы, Чуаш Кичүе, Иске Матак, Яңа Салман урта мәктәпләрендә икешәр көн дәвам итәчәк. Семинарларда педагоглар Сингапурдагы мәгариф системасы һәм методикасы белән дә таныша. Дүшәмбе көнне районда Сингапурның мәгариф системасы вәкиле булып китте. Ул Базарлы Матак гимназиясендә укытучылар алдында чыгыш ясады. Ә семинарларны район мәгълүмати-методик үзәк методистлары - тренерлар үткәрә. Алар Казанда Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы курсларда укып кайттылар.

Сынау имтиханнары башланды
Тугызынчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча сынау (пробный) имтиханнары бирә башлады.
Математика, рус теленнән имтиханнар биреп карадылар инде. Киләсе атнада татар теленнән дә белемнәрен сынаячаклар. Бу уку елында татар теле буенча йомгаклау аттестациясенең математика һәм рус теле белән беррәттән мәҗбүри булу ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев