Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Спорт

Әлки районында Әнвәр Залаков истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча республика турниры бара

Әлки районы “Алинә” спорт залында билбау көрәше буенча республика турниры бара. Ул Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әнвәр Залаков истәлегенә багышланган.

Спорт мәктәбе директоры Алмаз Абдуллин әйтүенчә, турнирда 9 районнан 160 ка якын яшүсмер һәм тренерлар катнаша.


Ачылу тантанасында әлеге төр спорт сөючеләрне район башлыгы Александр Никошин, “Татмелиорация “Траст компаниясе” җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин, районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсе, спорт бүлеге җитәкчеләре сәламләде.


Турнирда Әнвәр Мәхмүт улы Залаковның кызы Гүзәлия Сөнгатуллина да катнаша.


Һәркайсы җиңү теләге белән килгән 2009-2011, 2012-2014 нче елгы егет-кызлар арасындагы әлеге республикакүләм билбау көрәшенең бик киеренке шартларда  барачагы  беренче минутлардан ук аңлашыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев