Яңалыклар

10-19 ноябрьдә районда “Легаль булмаган йөртүче” чарасы уза

Ул пассажирлар транспорты йөртүчеләре катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен, шулай ук юл иминлегенә йогынты ясарлык тупас канун бозуларны булдырмауны максат итә.

Аның кысасында районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре сигездән кимрәк утыру урыны булган транспортларга һәм автобусларга игътибарны юнәтәчәк. Йөртүчеләрнең юлчыларны кануный рәвештә йөртүләре һәм куелган таләпләрне үтәве тикшереләчәк.
Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең Әлки районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин хәбәр итте.


Нет комментариев