Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче бердәнбер сугыш ветераны Хазим Фәхретдиновка 100 яшь тулды

Бүген хөрмәтле райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Хазим абый Фәхретдинов 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Хазим Мәрдегалләм улы – легендага тиң кеше. Югары Әлки егете 1943 елда сугышка алына, пулеметчы булып хезмәт итә. Харьков янында барган сугышларда ике тапкыр каты яралана. Минага эләгеп чәрдәкләнгән сул аягын кискәндә аңа әле 19 яшь кенә була. Фронттан ул аяксыз, тәнендә ярчыклар белән кайта.

Хазим ага Фәхретдинов беркайчан “мин инвалид” дип яшәми. Гомер буе колхозда җир җимертеп эшли, ун бала үстерә. Ветеран әле дә көр күңелле, актив, ачык зиһенле. Бүген ул Түбән Әлкидә кызы Карибә тәрбиясендә яши.

Аңа нык сәламәтлек телибез. Гел шундый ачык, шат күңелле булып калуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев